From Wikipedia, the free encyclopedia
Энгель Нәвап улы Фәттахов — Татарстанның дәүләт эшлеклесе. Актаныш муниципаль районы башлыгы (1998—2012, 2018―2022), Татарстанның мәгариф һәм фән министры (2012—2017). Техник фәннәр кандидаты. Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.
Энгель Фәттахов | |
---|---|
Актаныш районы башлыгы | |
Вазыйфада 16 сентябрь 2018 ел – 22 июнь 2022 ел | |
Аңа кадәр | Фаил Камаев (в. б.) |
Дәвамчысы | Ленар Зарипов |
Татарстанның Мәгариф һәм фән министры | |
Вазыйфада 2012–2017 | |
Аңа кадәр | Альберт Гыйльметдинов |
Дәвамчысы | Рафис Борһанов |
Актаныш районы администрациясе башлыгы | |
Вазыйфада 1998–2012 | |
Дәвамчысы | Фаил Камаев |
Шәхси мәгълүмат | |
Туган | 12 июнь 1961 (63 яшь) Актаныш районы, Чишмә |
Сәяси фирка | КПСС / Бердәм Россия |
Белем | Казан авыл хуҗалыгы институты |
Энгель Нәвап улы Фәттахов 1961 елның 12 июнендә ТР Актаныш районының Чишмә авылында туган. 1983 елда инженер-механик белгечлеге буенча Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган. Аспирантурада укый, «авыл хуҗалыгы машиналары» кафедрасында укыта. 9 фәнни хезмәт яза, 2 уйлап табу таныклыгы иясе. Төрле чорларда ТАССР Актаныш районы авыл хуҗалыгы идарәсендә баш инженер, Актаныш районы башлыгының икътисад буенча урынбасары булып эшләгән, 1998 елдан алып 2012 елның 1 октябренә кадәр ТР Актаныш муниципаль районына җитәкчелек иткән.
2012 елның 1 октябрендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры итеп билгеләнә һәм шул вазыйфада 2017 елның 4 декабренә кадәр эшли.[1]
2017 елның 8 декабрендә Актаныш районы башлыгы вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләнә.[2]
2018 елның 16 сентябреннән Актаныш районы башлыгы[3].
2022 елның 22 июнендә узган район советы депутатлары утырышында (48 депутатның 46сы катнашкан) район башлыгы вазифасыннан алына [4].
Хатыны белән ике кыз, бер малай үстергән.
2022 елның 10 маенда билгесез затлар Актанышның җәмәгать зиратында җирләнгән, мәрхүм Виктор Смирнов каберенә куелган православие хачын икенче кат кисеп аткач, «Мин бу коточкыч фактны булдырмый кала алмавыбыз өчен мәрхүмнең туганнары һәм якыннары алдында гафу үтенәм. Бу хәл өчен тулы җаваплылыкны өстемә алам, лаеклы җәза алырга әзер һәм (район башлыгы вазифасыннан) отставкага китәм», дип белдерә. 2021 елның сентябрендә, әлеге хач беренче мәртәбә кисеп алынгач, район башлыгы буларак, республика җитәкчесеннән катгый кисәтү алган [6] .
Мәхкәмә Татарстанның элекке мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттаховны сак астына алган. Тикшерүчеләр фикеренчә, 2018-2020 елларда шикләнүче Актаныш районы башлыгы булып эшләгән вакытта төзелеш ширкәтеннән үз йортын төзекләндерү рәвешендә ришвәт алган. Бу эш 21,8 млн сум акча тәшкил иткән дип хәбәр итә Тикшерү комитетының матбугат үзәге. Фәттахов гаебен танымаган[7][8].
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.