Айрат Шаммазов
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Айрат Шаммазов, Айрат Минһаҗ улы Шаммазов (Айрат Мингазович Шаммазов, 1947 елның 31 августы, СССР, РСФСР, БАССР, Уфа) — галим, академик, техник фәннәр докторы, Уфа дәүләт нефть техника университетының ректоры (1994―2014). Фән һәм техника өлкәсендә Башкортстанның Дәүләт премиясе лауреаты (2024).
Remove ads
Тәрҗемәи хәле
1947 елның 31 августында Уфа шәһәрендә туа. 1955-1963 елларда Алманиядә урта мәктәптә, 1963-1966 елларда Уфаның 10-санлы мәктәбендә укый, аны көмеш медальгә тәмамлый.
Һөнәри үсеш баскычлары
- Уфа дәүләт нефть институтын (1971) һәм аспирантурасын (1975) тәмамлый.
- Техник фәннәр буенча кандидатлык (1975), докторлык (1985) диссертациясе яклый. Темасы: «Хезмәт иттерүнең
катлауланган шартларында торба үткәргечләрнең эшләтү тәртибен яхшырту һәм диагноз кую»
- 1971 елдан Уфа нефть институтының торба үткәргеч транспорты тармак лабораториясендә кече фәнни хезмәткәр, инженер.
- 1975 елдан «Газ һәм нефть үткәргечләрне проектлау һәм хезмәт иттерү» кафедрасында өлкән фәнни хезмәткәр, югары математика кафедрасында өлкән фәнни хезмәткәр, өлкән укытучы.
- 1986 елдан Уфа нефть институтында профессор, факультетның деканы.
- 1989 — 1993 елларда укыту эшләре буенча проректор.
- 1993 елдан беренче проректор, «Нефть һәм газны саклау һәм күчереп йөртү» кафедрасының мөдире.
- 1994 елда Уфа дәүләт нефть техника университеты ректоры булып сайлана.1999, 2004, 2009 елларда янәдән сайлана. 2014 елда вазыйфадан китә[1].
- 2001 елдан Башкортстан фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы, 2003 елдан тулы хокуклы әгъзасы булып сайлана[2].
Remove ads
Фәнни эшчәнлек
Айрат Шаммазов — нефть һәм газ корылмаларын куллануның, аларны күчереп йөртүнең ышанычлы һәм табигатькә зыянсыз юлларын табу ысулларын өйрәнүче зур галим. Шулай ук Арктикада диңгездә табылган нефтьне эшкәртү тәҗрибәсен, анда кулланыла торган төрле платформаларны, Арктика шартларында диңгез аша нефть һәм газ үткәргечләр кору мәсьәләләрен дә өйрәнә.
350 фәнни хезмәте, шул исәптә ВАК исемлегендәге журналларда басылган 104 мәкаләсе, 15 монография, 16 дәреслек, 53 патенты бар. Шәкертләре арасында 6 фән докторы, 14 фән кандидаты.
2006 — 2011 елларда Башкортстан фәннәр академиясе президенты. Гамәли кимәлдәге фәнни эшкәртмәләргә, бигрәк тә яшь галимнәргә, грант тәртибендә акча бүлү ысулларын киң кертә.
Уфа нефть институтының диссертацияләр яклау советының рәисе. «Транспорт и хранение нефтепродуктов и углеводородного сырья» журналының баш мөхәррире. Россия тау фәннәре академиясенең Көньяк Урал бүлекчәсенең рәисе[3].
Фәнни хезмәтләре
Remove ads
Ректор вазыйфасында
2012 — 2013 уку елында Уфа нефть институтында 53 Россия төбәгеннән һәм 44 чит илдән 18 000 студент белгечлек бирә торган 100 юнәлеш буенча укый. 29 фәнни белгечлек буеча аспирантура, 6 белгечлек буенча докторантура эшли. Айрат Шаммазов белгечлек алган шәкертләрен эшкә урнаштыруны даими кайгырта: 92-96% ы эшкә урнаша. Студентлар шәһәрчеге дистә еллар Башкортстан буенча ярышта алдынгы булып килә[5].
Remove ads
Иҗтимагый эшчәнлек
- 1999 елдан Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы – Корылтаена сайланып килә.
- 2001 — 2010 елларда Башкортстанның президент советы әгъзасы.
- 2001 — 2011 – Башкортстан югары уку йортларының ректорлары советы рәисе.
- 2009 — 2012 — Россия президенты каршындагы Россиянең икътисадын үзгәртеп кору һәм үстерү буенча эш төркеменең
әгъзасы[6].
«Бакалы якташлары» оешмасы
1999 елдан «Бакалы якташлыгы» оешмасының оештыручысы һәм 2000 елдан оешманың башлыгы. Бакалы районының социаль — икътисади һәм мәдәни үсешен даими кайгырта.
1999 — 2014 елларда Бакалы районының авыл мәктәпләренә 15 компьютер классы бүләк итә.
Бакалы районы яшьләренең Уфаның дәрәҗәле югары уку йортларына керүен тәэмин итү өчен, районда вузларның әзерлек курсларын оештыра[7].
Remove ads
Мактаулы исемнәре, бүләкләре
- «Россия югары уку мәктәбе отличнигы» (1985).
- Россия тау фәннәре академиясе академигы (1994).
- Башкортстанның (1997) һәм Россиянең (2003) атказанган фән эшлеклесе.
- Башкортстанның шәрәфле академигы (2002).
- Хөрмәт ордены (2007).
- Вьетнамның Дуслык ордены (2013).
- Казакъстанның Дуслык ордены (2013).
- Бакалы районының шәрәфле ватандашы[8].
- 2024 ― фән һәм техника өлкәсендә Башкортстанның Дәүләт премиясе ― «Магистраль газ-нефть үткәргечләрен ышанычлы эксплуатацияләүне тәэмин итүгә ярдәм итә торган диагностиканың яңа технологияләрен эшләү һәм кертү» хезмәте өчен (коллектив эчендә)[9].
Remove ads
Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads