Антон Фролов-Багреев
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Антон Михайлович Фролов-Багреев (1877 елның 12 (24) декабре, Тубыл, Көнбатыш-Себер генерал-губернаторлыгы — 1953 елның 13 августы, Мәскәү) — рус һәм совет галим-шәраб ясаучы, чемердәүче шәраблар буенча белгеч, Россия шампан шәрабчылар мәктәбе башлыгы.
Remove ads
Тормыш юлы
Тубыл провинциясендә Тубыл губернасы буенча Дәүләт милек министрлыгы җитәкче Михаил Фёдорович Фролов-Багреев гаиләсендә туа[2].
Омск гимназиясендә укый, әтисе белән Петербургка күчеп, Ларин гимназиясен тәмамлый.
1902 елда 1 нче дәрәҗә диплом белән Петербург университетының физика-математика факультетының табигый бүлеген тәмамлый. 1902—1904 елларда Д. И. Менделеев тәкъдим итү хатлары ярдәмендә Аурупада стажировка үтә[3].
1903 елда Император университетының 1 нче дәрәҗә дипломына ия буларак Коллеж секретаре итеп билгеләнә.
1904 елдан башлап Абрау-Дюрсода шампан шәрабе химигы булып эшли. 1905 елда эшчеләрнең революцион чыгышларында катнашкан өчен эштән куыла, 1905—1906 елларда Ишем җир-оештыру отрядында эшли.
1912 елда профессор Я. Майзенхаймерда энзимнарны (Берлин авыл хуҗалыгы институты) һәм профессор Г. Мюллер-Тургау лабораториясендә шәраб бактериологиясен (Веденсвиль, Швейцария) өйрәнә.
1915—1919 елларда — Виноградчылык һәм шәраб ясау Бессарабия урта училищесы директоры (Кишинёв), бер үк вакытта Бессарабия шәраб ясау тәҗрибә станциясе белән җитәкчелек итә. 1915 елда — коллеж киңәшчесе, 1916 елда — дәүләт киңәшчесе.
1919—1942 елларда Абрау-Дюрсода шампан шәрабы җитештерүен җитәкли. Бер үк вакытта Новочеркасскта мадер камера оештыра (1924), Дон авыл хуҗалыгы институтында лекцияләр укый (1926); 1930 елдан — профессор, аннары Краснодар махсус техник культуралар институтының / Кубан авыл хуҗалыгы институтының шәраб ясау кафедрасы мөдире.
1938 елдан — ССРБ Шәраб ясау сәнәгате баш идарәсе баш шампанчысы. 1942 елда СБКФга керә[4]. Краснодардан эвакуацияләнгәндә (1942) Грузиягә чыгып китә, аннан А. И. Микоян кушуы буенча Мәскәүгә чакырыла — илнең баш шампанчысы була. Бер үк вакытта (1943 елдан) — Мәскәү азык-төлек сәнәгате технология институтының шәраб ясау технологиясе кафедрасы мөдире.
1953 елның 13 августында вафат була. Мәскәүдә Новодевичье зиратында җирләнгән[5].
Remove ads
Фәнни эшчәнлек
1926 елда профессор исемендә раслана, 1936 елда ВАСХНИЛның хакыйкый әгъзасы итеп сайлана, 1937 елда авыл хуҗалыгы фәннәре докторы дәрәҗәсе бирелә.
Казанышлары:
- йөземнең 420 сортын тикшерә,
- күкерт катнашында әчү, утның чүпрә үрчүенә һәм әчү булу-булмавына йогынтысыг тикшерә,
- хересны чүпрәлеләрнең морфологик-физик үзечәлекләрен өйрәнә (1909—1913),
- аппарат башкаруында резервуар шампанизация ысулы нигезендә чемердәүче шәрабны конвейерда җитештерүне нигезләгән һәм гамәлгә ашырган[3].
Remove ads
Бүләкләр
- III дәрәҗә Изге Станислав ордены (1910);
- III дәрәҗә Изге Анна ордены (1912);
- II дәрәҗә Изге Анна ордены (1916);
- өч Кызыл Байрак Хезмәт ордены (1936, 1948, 1950);
- Ленин ордены (1942);
- Өченче дәрәҗә Сталин премиясе (1942) — шампан шәрабларын җитештерү ысулын һәм яңа аппаратура уйлап тапкан өчен;
- РСФСРның Атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1.02.1943).
Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads