Дамир Галимов

From Wikipedia, the free encyclopedia

Дамир Галимов
Remove ads

Дамир Галимов (Дамир Мәҗит улы Галимов, баш. Дамир Мәжит улы Ғәлимов ) – режиссёр, Сибай драма театры сәнгать җитәкчесе. БАССР (1981) һәм РФ (1994) атказанган мәдәният хезмәткәре. БР атказанган сәнгать эшлеклесе (2004). ССРБ театр әһелләре берлеге әгъзасы (1970). Рамазан Өметбаев премиясе лауреаты.

Кыска фактлар Дамир Галимов, Туган телдә исем ...
Remove ads

Тәрҗемәи хәле

1944 елның 24 апрелендә БАССР Баймак районы Түбә бистәсендә туган. Ленинградта һөнәри берлекләрнең югары мәдәният мәктәбен (1966), Мәскәүдә Россия мәдәният һәм сәнгать хезмәткәрләрен яңадан укыту институтын (1994) тәмамлаган.

Хезмәт юлы

Remove ads

Иҗаты

Уйнаган спектакльләре

  • «Шоңкар» Ә. АтнабаевКылысбай
  • «Җыр булып кайтырмын» И. АбдуллинВәсил
  • «Балакайларым» Ә. АтнабаевАльфред
  • «Кызыл йолдыз» М. ГафуриХәким
  • «Башкорт туе» М. Бурангулов — Түләкәй
  • «Семәрле тәхет» И. Юмагулов — Ишбулат, Бәдерхан
  • «Кодача» Б. БикбайҖаббар
  • «Башмагым» Х. Ибраһимов — Вафа

Куйган спектаклҗләре

Иҗади уңышлары А. Мөбәрәков исемендәге Сибай дәүләт драма театры белән бәйле. Сәнгать җитәкчесе буларак куллана торган алымы халык иҗаты белән тыгыз бәйләнештә булуы белән аерылып тора. Сәхнәгә куйган спектакльләрендә халык бәйрәмнәре, йолалары элементларын мул куллана. Классикларның һәм замандаш драматургларының йөзләп әсәрен сәхнәгә куйды: «Сөяркәңне шкафка яшер», «Төн яки Һәдия белән Рәми», «Чоңгыл ярында» (барысы да Н. Гаетбай әсәре), «Куркыныч сер» (Р. Кинҗәбаев), «Тылсымлы курай» (З. Биишева), «Казан сөлгесе» (К. Тинчурин), «Тамарис» (Т. Ганиева), «Сөясеңме-сөймисеңме?» (Ф. Бүләков), «Карлыгач» (Б. Бикбай), «Алтынчәч» (Н. Воронов), «Гомерлек газап» (С. Әбүзәр), «Әллә өйләнергә инде» (Э. Яһүдин).[1] (рус.)

«Сөяркә» спектакле белән Татарстанның халык язучысы Туфан Миңнуллинның 75 яшьлек юбилеена багышланган театр фестивалендә (Казан, 2010) катнаша.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • БАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1981) .
  • РФ атказанган мәдәният хезмәткәре (1994).
  • БР атказанган сәнгать эшлеклесе (2004).

Чыганаклар

Сибай драма театры рәсми сайты 2016 елның 26 март көнендә архивланган.

Сылтамалар

Сибай театры турында «Ватандаш» сайтында 2016 елның 4 март көнендә архивланган.

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads