Мозамбик

From Wikipedia, the free encyclopedia

Мозамбик
Remove ads

Мозамбик, рәсми рәвештә Мозамбик Республикасы Африка континентының көньяк-көнчыгышында урнашкан, көнчыгышта Һинд Океаны тарафыннан юыла торган һәм төньякта Танзания белән, төньяк-көнчыгышта Малави һәм Замбия белән, көнбатышта Зимбабве белән һәм көньяк-көнбатышта Эсватини һәм Көньяк Африка Җөмһүрияте белән чиктәш дәүләт. Илнең башкаласы һәм иң зур шәһәре - Мапуту. Мозамбикның рәсми теле булып португал теле тора, ул икенче тел буларак халыкның якынча яртысы тарафыннан сөйләшелә. Иң күп сөйләшелә торган асаба телләр арасында макуа, тсонга һәм сена телләре.

Кыска фактлар Нигезләнү датасы, Рәсми исем ...

Remove ads

Кыскача икътисади тасвирлама

Мозамбик - аграр дәүләт. Мамык, шикәр камышы, һинд чикләвеге пальмасы, тәмәке, кофе, кукуруз, маниок, арахис, сорго һ.б. үстерелә. Хайван үрчетү. Балык тоту. Күмер, бокситлар, бакыр, тантал һәм тимер рудалары чыгару.Авыл хуҗалыгы чималын эшкәртү буенча предприятиеләр. Урман кисү. Экспорт: кешью чикләвекләре, мамык, шикәр, агач. Океан яр буенда пляжлар булганга күрә туризм бар. Акча берәмлеге - метисаль.

Remove ads

Диннәр

2007 елгы халык санын алу күрсәткәнчә, христианнар Мозамбик халкының 59,2 % ын, мөселманнар ― 17―18,9  % ын, анимизмга ышанучылар ― 7,3 % ын тәшкил иткән. 13,9 % ы дини карашларга ия булмаган[43]. Шулай ук Мозамбикта Һинд дине тарафдарлары бар.

Дәүләт гимны

Pátria Amada (Сөекле Ватан) — Мозамбикның милли гимны. Ул Мозамбик конституциясендә дә беркетелгән. Моңа кадәр, 1975 елның июнь аенда бәйсезлеккә ирешкәннән бирле, Viva, Viva a FRELIMO! (Яшәсен, яшәсен ФРЕЛИМО!) җыры дәүләтнең музыкаль символы булып торды. ФРЕЛИМО — Мозамбикның азатлык һәм бәйсезлек яулаган хәрби-сәяси оешмасы. Көнбатышның империячел дәүләтләре Африка илләрен 1960 нчы еллар башында ук рәсми бәйсезлеккә чыгарган булса да, Португалия үз колонияләре белән “искечә” идарә итүгә әле тагын да озак еллар буе ябышып ятты. Гәрчә моның инде һәм икътисадый, һәм сәяси мәгънәсе калмаган булса да.

Шуңа да карамастан, Мозамбикның дәүләт гимны — гаять күтәренке рухлы, азатлыкка һәм киләчәккә юнәлтелгән җыр. Теләк булгач, иртәме-соңмы лаеклы тормышка юллар да ачылыр.

PÁTRIA AMADA — СӨЕКЛЕ ВАТАН

1. Na memória de África e do Mundo

Pátria bela dos que ousaram lutar.

Moçambique, o teu nome é liberdade,

O Sol de Junho para sempre brilhará.

Coro:

|: Moçambique nossa terra gloriosa,

Pedra a pedra construindo um novo dia.

Milhões de braços, uma só força,

Oh pátria amada, vamos vencer. :|

2. Povo unido do Rovuma ao Maputo

Colhe os frutos do combate pela paz,

Cresce o sonho ondulando na bandeira

E vai lavrando na certeza do amanhã.

Coro.

3. Flores brotando do chão do teu suor,

Pelos montes, pelos rios, pelo mar,

Nós juramos por ti, oh Moçambique,

Nenhum tirano nos irá escravizar!

Coro.

Африканың, бар дөньяның хәтерендә

Көрәшкә басканнар гүзәл Ватаны.

Мозамбикның азатлыгы — исемендә,

Июнь кояшының мәңге балкыр даны.

Кушымта:

|: Мозамбик, син безнең шөһрәтле җиребез,

Ташка таш куеп, яңа көнне төзибез.

Миллионлаган кул — бердәм көч-куәт,

Сөекле Ватан, җиңүгә юнәлт! :|

Рувумадан Мапутуга кадәр күрә

Бердәм халык көрәшнең җимешләрен,

Байрагындагы хыялын ул үстерә,

Тергезә инабәтле киләчәген.

Кушымта.

Тир сугарган җиреңдә үскән гөлләр,

Тауларың, елгаларың, диңгез белән —

Ант итәбез, әй Мозамбик, килмешәкләр

Төшералмас безне коллыкка бүтән!

Кушымта.

Afrikanıñ, bar dönyanıñ xäterendä

Köräşkä basqannar güzäl Watanı.

Mozambiknıñ azatlığı — isemendä,

İün qoyaşınıñ mäñge balqır danı.

Quşımta:

|: Mozambik, sin bezneñ şöhrätle cirebez,

Taşqa taş quyıp, yaña könne tözibez.

Millionlağan qul — berdäm köç-quät,

Söyekle Watan, ciñügä yünält! :|

Ruvumadan Maputuğa qädär kürä

Berdäm xalıq köräşneñ cimeşlären,

Bayrağındağı xıyalın ul üsterä,

Tergezä inabätle kiläçägen.

Quşımta.

Tir suğarğan cireñdä üskän göllär,

Tawlarıñ, yılğalarıñ, diñgez belän —

Ant itäbez, äy Mozambik, zalimnär

Töşeralmas bezne qollıqqa bütän!

Quşımta.


Remove ads

Искәрмәләр

Сылтамалар

Моны да карагыз

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads