Ирек Кинҗәбулатов
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Ирек Кинҗәбулатов (Ирек Лотфи улы Кинҗәбулатов, баш. Ирек Лотфый улы Кинйәбулатов ) – язучы. БР атказанган мәдәният хезмәткәре (2001). Салават Юлаев премиясе лауреаты (2008).
Remove ads
Тәрҗемәи хәле
1938 елның 15 июлендә БАССР Кырмыскалы районы Абдулла авылында туган. Иске Бабич урта мәктәбен (1957), Уфада дәүләт университетын (1966) тәмамлый. 3 ел Кара диңгез флотында(1957-1960) хезмәт итә. Университетны бетергәч, «Совет Башкортстаны» газетасында эшли: Урал арты районнарында махсус хәбәрче була, республика матбугатында: «Һәнәк», «Агыйдел» журналларында (1980 елдан) әдәби хезмәткәр, Уфада китап нәшриятында, язучылар берлегендә (1987-1998) эшли.[1]
Remove ads
Иҗаты
И. Кинҗәбулатов – лирик шагыйрь. Беренче китабы – «Басу юлы» (1970). «Сыерчыклар бала очыра» (1973), «Сөю иртәсе» (1988), «Мин-башкорт» (1993), «Аргамакта» (1998), «Хәерле иртә» (2004), «Тормыш китабы» (2013) шигырь китапларында тирән лиризм сизелә. Салават Юлаев, Габдулла Тукай, Мифтахетдин Акмулла, Шәехзадә Бабичка атап язган әсәрләре бар.[2]
Remove ads
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Салават Юлаев премиясе (2008) – «Замана тавышы» китабы өчен.
- Зәйнәп Биишева премиясе (2000)
- Сергей Чекмарев премиясе (2000)
- Рәми Гарипов премиясе (2001)
- Фатих Кәрим премиясе (2006)
- Мәҗит Гафури премиясе (2007)
- М. Өметбаев премиясе (2007)
- Наҗар Нәҗми премиясе (2014)[3]
- Салават Юлаев ордены
- БР атказанган мәдәният хезмәткәре (2001)
ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1973)
2016 елның 2 июнь көнне 78нче яшендә мәрхүм.[4]
Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads