КОНМЕБОЛ
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
КОНМЕБОЛ ( исп. CONfederacion sudaMEricana de FutBOL, Көньяк Америка футбол конфедерациясе) — Көньяк Америкада футбол белән идарә итүче оешма. Кавакыт CSF кыскартуы кулланыла.
1916 елның 9 июлендә уругвайлы Гектор Гомесның кыйтгаларында футбол структураларын үзәкләштерү хыялын тормышка ашыруда торышлыгы аркасында оеша. Беренче әгъзалар Аргентина, Бразилия, Уругвай һәм Чили иде — Аргентина бәйсезлек көнен бәйрәм итүгә багышланган беренче Көньяк Америка турнирын Буэнос-Айреста үткәргәндә КОНМЕБОЛны булдырдылар. Бу турнир соңрак беренче Америка Кубогы дип танылды, һәм оешмага материк илләренең күбесе кушылды (Гайана, Суринам һәм Француз Гвианасы - КОНКАКАФ әгъзалары).
Хәзерге вакытта КОНМЕБОЛ Футбол Ассоциацияләренең Халыкара Федерациясенең өлеше булып тора, үз төбәгендә футбол үсешен һәм турнирлар оештыруны контрольдә тота. Оешманың баш фатиры Парагвай башкаласы Асунсьоннан 17 км көнчыгыштагы Луке шәһәрендә урнаша. Президенты вазыйфасын парагвайлы Алехандро Домингес башкара.
Remove ads
КОНМЕБОЛ турнирлары
Оешма өч зур турнир үткәрә. Боларның икесе клуб командалары өчен: Либертадорес кубогы - УЕФА Чемпионнар Лигасы аналогы, Көньяк Америка кубогы - Европа Лигасы аналогы һәм берсе илләрнең җыелма командалары өчен - Америка кубогы яки Көньяк Америка Чемпионаты.
Тулы исемлек түбәндәгечә:
- Милли җыелма командалары
- Америка кубогы (1916 елдан)
- Яшьләр чемпионаты (1954 елдан)
- Клублар
- Либертадорес кубогы (1960 елдан)
- Көньяк Америка кубогы (2002 елдан)
- Көньяк Америка рекопасы - Европа Супер кубогы аналогы (1989 елдан)
- Меркосур кубогы (1998 ~ 2001) (үткәрелми)
- Мерконорт кубогы (1998 ~ 2001) (үткәрелми)
- КОНМЕБОЛ кубогы (1992 ~ 1999) (үткәрелми)
- Либертадорес супер кубогы (Джоа Авеланге супер кубогы) (1988 ~ 1997) (үткәрелми)
- Япония футбол ассоциациясе белән берлектә Суруга банкы кубогы (2008 елдан башлап)
- Алтын Кубок (1993 ~ 1996) (үткәрелми)
- КОНМЕБОЛ кубоклары җиңүчеләр кубогы (1970 ~ 1971) (үткәрелми)
Remove ads
Оешма әгъзалары
Remove ads
Дөнья кубогы чыгышлары
Дөнья чемпионатына сайлап алынган илләр исемлеге. Калын шрифты белән чемпионы билгелән.
- 1930 (-) - Аргентина, Боливия, Бразилия, Чили, Парагвай, Перу, Уругвай
- 1934 ( Q ) - Аргентина, Бразилия
- 1938 ( Q ) - Бразилия
- 1950 ( Q ) - Боливия, Бразилия, Чили, Парагвай, Уругвай
- 1954 ( Q ) - Бразилия, Уругвай
- 1958 ( Q ) - Аргентина, Бразилия, Парагвай
- 1962 ( Q ) - Аргентина, Бразилия, Чили, Колумбия, Уругвай
- 1966 ( Q ) - Аргентина, Бразилия, Чили, Уругвай
- 1970 ( Q ) - Бразилия, Перу, Уругвай
- 1974 ( Q ) - Аргентина, Бразилия, Чили, Уругвай
- 1978 ( Q ) - Аргентина, Бразилия, Перу
- 1982 ( Q ) - Аргентина, Бразилия, Чили, Перу
- 1986 ( Q ) - Аргентина, Бразилия, Парагвай, Уругвай
- 1990 ( Q ) - Аргентина, Бразилия, Колумбия, Уругвай
- 1994 ( Q ) - Аргентина, Боливия, Бразилия, Колумбия
- 1998 ( Q ) - Аргентина, Бразилия, Чили, Колумбия, Парагвай
- 2002 ( Q ) - Аргентина, Бразилия, Эквадор, Парагвай, Уругвай
- 2006 ( Q ) - Аргентина, Бразилия, Эквадор, Парагвай
- 2010 ( Q ) - Аргентина, Бразилия, Парагвай, Чили, Уругвай
- 2014 ( Q ) - Аргентина, Бразилия, Колумбия, Чили, Уругвай, Эквадор
- 2018 ( Q ) - Аргентина, Бразилия, Колумбия, Перу, Уругвай
Тулаем катнашулары
Президентлар исемлеге
КОНМЕБОЛ Президентлары исемлеге:
Remove ads
Шулай ук кара
- КОНМЕБОЛ клублары рейтингы
Искәрмәләр
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads