Уругвай

From Wikipedia, the free encyclopedia

Уругвай
Remove ads

Уругва́й (исп. Uruguay), рәсми атама Кө́нчыгыш Уругва́й Җөмһүрияте́ (исп. República Oriental del Uruguay) – Көньяк Американың көньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан дәүләт.

Кыска фактлар Нигезләнү датасы, Рәсми исем ...

[55]

Төньякта Бразилия белән, көнбатышта Аргентина белән чиктәш, көнчыгышта һәм көньякта Атлантик океан белән юыла.

Коры җирдә урнашкан чикләр озынлыгы 1564 км, су белән чикләр – 660 км.

Remove ads

География

Уругвай көнчыгышта һәм көньякта Атлантик океаны сулары белән юыла. Ярлары аз ергаланган, тәбәнәк. Җир өсте нигездә калкулы тигезлекләрдән гыйбарәт. Кырый көнчыгышны сазланган түбәнлек алып тора.

Файдалы казылмалардан тимер, марганис, алтын, көмеш, кургашын, бакыр, тәлк, кыйммәтле ташлар, грәнит, мәрмәр, көрән күмер бар.

Прерияләрнең кызылсу-кара туфракларында үләнле субтропик саванна, елга буйларында даим яшел урман; көньякта куаклы саванна, көнчыгышта пальмалыклар бар.

Хайваннардан нутрия, күсе, пума, америка тәвәкошы, тапир, болан, кыргый мәче, төлке, кошлардан аккош, челән, торна, колибри, сөйрәлүчеләрдән шалтырак елан, кара елан, аллигаторлар бар.

Remove ads

Тарих

Төп мәкалә: Уругвай тарихы

Хәзерге Уругвай территориясенә Испаниялеләр килгәнче монда чарруа индеецлары кабиләсе яшәде. XVI гасырдан испаниялеләр колонизациясе башланды һәм 1776 елда Көнчыгыш яр (колониаль дәверендә Уругвай шулай дип аталган) Испаниягә бәйле Ла-Плата вицекыйраллыгы составына кертелгән. Америка кыйтгасындагы Испания колонияләрнең мөстәкыйльлек өчен алып барган сугышы елларында (1810—1826) Көнчыгыш яр халкы 1815 елда мөстәкыйльлекне игълан иткән.

1816 елда Португалия гаскәрләре Көнчыгыш ярга басып керә; 1821 елда Көнчыгыш яр Бразилия составына кушыла. 1825 елда Уругвай ватанпәрвәрләре Хуан Антонио Лавальеха җитәкчелегендә көрәш башлаганнар һәм Көнчыгыш яр Португалия белән Бразилиядән азат ителеп, мөстәкыйль дип игълан ителде (1825 елның 25 августы), әмма тиз арада тез орада Аргентинага бәйле булып калган. Тулы мөстәкыйльлек өчен азатлык көрәше җәелдерелгән. 1828 елда Бразилия белән Аргентина арасындагы солых шартнамәсендә Уругвай мөстәкыйль дәүләтен төзү күздә тотылган. 1830 елда Көнчыгыш Уругвай Җөмһүрияте игълан ителгән.

Remove ads

Халык

Уругвай халкының күпчелеге — уругвайлылар (креоллар, испан колонистлары һәм 19 гасырда күчеп килгән итальяннарның әүләдләре). 19 гасырның 2 яртысында французлар, алманнар, славяннар да күчеп килә башлаган. Диндарларның күчелеге католик христианнар. Халкының 92% өлеше шәһәрләрдә яши (2008, 10 меңнән артык кеше яшәгән торак пунктлар барысы да Уругвайда шәһәр дип санала).

Шуңа да карамастан, бу чагыштырмача бәләкәй ил Көньяк Американың иң алга киткән аграр төбәге булып тора. Ил территориясенең 90 проценты авыл хуҗалыгы җирләре буларак файдаланыла. Терлекчелек һәм игенчелек продукциясе Уругвай экспортының иң зур өлешен тәшкил итә.

Диннәр

Христианлык ― Уругвайда иң эре дин, аның тарафдарларының күпчелеге ― католиклар (42 %), протестантлар (15 %)[56]. Ил халкының 37 % тан артыгы бернинди дә дин тотмый. Чиркәү дәүләттән рәсми рәвештә 1916 елдан аерылган. Дини билгеләр буенча дискриминация закон белән җәзалана, һәм хөкүмәт, гомумән алганда, кешеләрнең дин тоту иреген хөрмәт итә. Әмма дини азчылыкка карата кылынган аерым дискриминация, сүз белән мыскыл итү һәм вандализм очраклары бар [56].

Remove ads

Сәяси структура

Уругвай — җөмһүрият. Гамәлдәге конституциясе 1967 елда көчкә кергән. Дәүләт башлыгы — президент, ул халык тарафыннан 5 еллык мөддәткә сайлана. Канун чыгаручы хакимиятне вәкилләр пулаты һәм сенаттан гыйбарәт булган кәнгрис (яки Баш Ассамблея), башкарма хакимиятне президент гамәлгә ашыра.

Дәүләт һимны

Уругвай һимны

испанчататарча
Orientales, la Patria o la Tumba!Ватандашлар, туган ил йә үлем!
Versión Murga — Мурга версиясе'

Orientales, la Patria o la Tumba!
Libertad o con gloria morir!
Orientales, la Patria o la Tumba!
Libertad o con gloria morir!
Es el voto que el alma pronuncia,
Y que heroicos sabremos cumplir!
Es el voto que el alma pronuncia,
Y que heroicos sabremos cumplir!
Que sabremos cumplir!
Es el voto que el alma pronuncia,
Y que heroicos sabremos cumplir!
Que sabremos cumplir!
Sabremos cumplir!
Sabremos cumplir!
Sabremos cumplir!
Libertad, libertad, Orientales!
Ese grito a la Patria salvó
Que a sus bravos en fieras batallas
De entusiasmo sublime inflamó.
Libertad, libertad, Orientales!
Ese grito a la Patria salvó
Que a sus bravos en fieras batallas
De entusiasmo sublime inflamó.
De este don sacrosanto la gloria
Merecimos tiranos temblad!
Tiranos temblad!
Tiranos temblad!
Oh! Libertad en la lid clamaremos,
Y muriendo, también libertad!
Libertad en la lid clamaremos,
Y muriendo, también libertad!
Y muriendo, también libertad!
También libertad!
También libertad!
Orientales, la Patria o la Tumba!
Libertad o con gloria morir!
Orientales, la Patria o la Tumba!
Libertad o con gloria morir!
Es el voto que el alma pronuncia,
Y que heroicos sabremos cumplir!
Es el voto que el alma pronuncia,
Y que heroicos sabremos cumplir!
Que sabremos cumplir!
Es el voto que el alma pronuncia,
Y que heroicos sabremos cumplir!
Que sabremos cumplir!
Que sabremos cumplir!
Que sabremos cumplir!

Мурга версиясенең тәрҗемәсе

Ватандашлар, туган ил йә үлем,
Йә азатлык өчен шәһадәт!
Ватандашлар, туган ил йә үлем,
Йә азатлык өчен шәһадәт! ─
Антлар эчә безнең җаннарыбыз,
Азатлык яуларбыз бергәләп!
Антлар эчә безнең җаннарыбыз,
Азатлык яуларбыз бергәләп!
Яуларбыз бергәләп!
Антлар эчә безнең җаннарыбыз,
Азатлык яуларбыз бергәләп!
Яуларбыз бергәләп!
Яулыйк бергәләп!
Яулыйк бергәләп!
Яулыйк бергәләп!
Азатлык, азатлык, ватандашлар! ─
Бу аваз Ватанны коткарды,
Аяусыз сугышларда батырлар
Аңардан көч-куәт, рух алды.
Азатлык, азатлык, ватандашлар! ─
Бу аваз Ватанны коткарды,
Аяусыз сугышларда батырлар
Аңардан көч-куәт, рух алды.
Бу олы җиңүгә без лаеклы,
Без лаеклы, залим, калтыран!
Залим, калтыран!
Залим, калтыран!
Һәй! Җаннарыбыз азатлык дип ярсый,
Гомерлеккә азат булыйк без!
Җаннарыбыз азатлык дип ярсый,
Гомерлеккә азат булыйк без!
Гомерлеккә азат булыйк без!
Мәңге без азат!
Мәңге без азат!
Ватандашлар, туган ил йә үлем,
Йә азатлык өчен шәһадәт!
Ватандашлар, туган ил йә үлем,
Йә азатлык өчен шәһадәт! ─
Антлар эчә безнең җаннарыбыз,
Азатлык яуларбыз бергәләп!
Антлар эчә безнең җаннарыбыз,
Азатлык яуларбыз бергәләп!
Яуларбыз бергәләп!
Антлар эчә безнең җаннарыбыз,
Азатлык яуларбыз бергәләп!
Яуларбыз бергәләп!
Яуларбыз бергәләп!
Яуларбыз бергәләп!

Remove ads

Искәрмәләр

Сылтамалар

Моны да карагыз

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads