Краснослободск (Мордовия)
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Краснослободск (Красный Слабут[2][3], мукш. Ош, рус. Краснослободск) — Мордовиядә урнашкан шәһәр (1706 елдан), Краснослободск районының административ үзәге.
Халык саны — 10 151 кеше.[4]
Remove ads
География
Шәһәр Мокша елгасы өстендә, Сарансктан 107 километрга төньяк-көнбатышрак урнаша. Якындагы тимер юл станциясе — Ковылкинода (52 км).
Тарих
Красная Слобода бистәсе 1571 елда ныгытма буларак нигезләнә.
1706 елда шәһәр статусын ала. 1708 елда Азак (1725 елдан — Воронеж) губернасы составында.
1780 елдан — Пенза губернасының Краснослободск өязе үзәге.
1797—1801 елларда — Түбән Новгород губернасы составында.
1856 елда Краснослободскта 7 чиркәү, 934 йорт һәм 59 лавка (кибет) булган.
1928 елдан — Краснослободск районы үзәге.
Халык
1840[5] | 1856[6] | 1897[7] | 1931[6] | 1939[6] | 1959[8] | 1970[9] | 1979[10] | 1989[11] | 2002[12] | 2010[4] |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
7 762 | ~6 200 | 7 381 | ~5 500 | ~6 000 | 6 477 | 8 633 | 10 099 | 11 261 | 10 843 | 10 151 |
Милли состав: руслар — 82,9%, мордва — 13,9%, татарлар — 2,9%.[13]
Икътисад
«Промсвязь» заводы, радиозавод, май заводы, азык комбинаты, эрләү-туку фабрикасы.
Искәрмәләр
Тышкы сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads