Лидия Сейфуллина
рус совет язучысы, педагог һәм җәмәгать эшлеклесе From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Лидия Сейфуллина, Лидия Николай кызы Сейфуллина (1889 елның 22 марты, Варламово, Троицк өязе, Ырынбур губернасы, Россия империясе — 1954 елның 25 апреле, Мәскәү, ССРБ) — рус совет язучысы, педагог һәм җәмәгать эшлеклесе. ССРБ язучылар берлеге идарәсе әгъзасы (1934 елдан).
Remove ads
Биография
Лидия Сейфуллина Ырынбур губернасының Троицк өязе Варламово авылында (хәзерге Чиләбе өлкәсенең Чибәркүл районы) туа.
Аның әтисе, татар малае, 5 яшендә ятим калган. Православие рухание Рогинский гаиләсенә тәрбиягә бирелгән. Малайны чумылдырганнар, Николай исеме биргәннәр. Атасының исемен исем атасы буенча Егорович дип, фамилиясен үз әтисенең исеменнән (Сәйфулла) Сейфуллин итеп ясаганнар, шулай итеп Николай Егорович Сейфуллин дип йөртелә башлаган. Николай, үскәч, Казандагы рус-татар укытучылар семинариясендә укыган. Аны тәмамлагач, руханилар семинарияләрендә татар телен укыткан. Өйләнгән, хатыны ― Анна Ивановна, крестьянка, Лидиягә 5 яшь вакытта, бала тапканда вафат булган. Булачак язучының киләчәк язмышын билгеләүдә әтисенең роле зур булган[5].
Н. Е. Сейфуллин үзенең тормыш юлын нигез итеп алган «Из мрака к свету» дигән кечкенә повесть бастыра[6]. Әмма басылып чыккан повесть авторына шатлык китерми, аны рухани буларак эзәрлекләү башлана[5].
Лидия Сейфуллина 7 яшьтән иҗат итә башлый, аның беренче (төгәлләнмәгән) романы «На заре юности» дип атала[7].
Омскида гимназияне тәмамлый. 17 яшендә Ырынбурда башлангыч мәктәп укытучысы булып эшли башлый. 1907 елда Сейфуллинаның әтисен Орскка Спас-Преображение соборы рухани итеп билгелиләр һәм Лидия аның янына, шәһәр училищесына укытучы булып эшкә кереп, күчә. 1909—1911 елларда Сейфуллина үзен Ырынбурда, Ташкәнтта, Вильнода һәм Владикавказда театр труппасында чыгыш ясап, драма актрисасы сыйфатында сыный. Өяз җәмгыятенең китапханә һәм мәктәптән тыш эшләре белән мөдире була. 1917 елда — Орскида өяз земство җыелышы гласные. Шул ук елда эсерлар партиясенә керә, әмма 1919 елда партиядән чыга. 1919—1921 елларда Чиләбедә китапханәче булып эшли һәм ул оештырган балалар театры өчен яза.
1920 елда Сейфуллина Мәскәүдә югары фәнни-педагогик курсларда укый. 1921 елдан Сибгосиздат секретаре. Новосибирскида «Сибирские огни» журналы эшендә катнаша. «Сибирские огни»ның беренче санында ук Л.Сейфуллинаның беренче әсәре, «Четыре главы» повесте чыга[8]. Газеталарда, аерым алганда, «Советская правда» да, «Библиотекарь» тәхәллүсе яки «Л. С.», «Л. Н.», «Л. О» инициаллары астында басыла. 1923 елдан бирле Мәскәүдә һәм Ленинградта яши. Мәскәүдә Камергерск тыкрыгында «Язучылар кооперативы йорты»нда яши. 1934 елда аны ССРБ Язучылар берлеге идарәсе әгъзасы итеп сайлыйлар. 1936 елда Дәүләт аңа Переделкино бистәсендә дача бүлеп бирә.
1936 елның 21 августында «Правда» газетасында «Җир йөзеннән сызып ташларга» дигән язучыларның, шул исәптән Л. Н. Сейфуллина тарафыннан имзаланган, күмәк хаты чыга. 1937 елда төнлә дачада аның ирен кулга алалар һәм тиздән, әдәби тәнкыйтьче Валериан Правдухинны атып үтерәләр[8][9].
1954 елда вафат була, Введен зиратында җирләнә.
Remove ads
Гаиләсе
Ире ― Валериан Правдухин (1892―1938), язучы, сәяси репрессия корбаны.
Сәйфуллина, күпләр раславынча (аларның Мәскәү фатирына Шолохов, Бабель, Шкловский, Новиков-Прибой, Форш, Пришвин, Лариса Рейснер һ.б. язучылар килеп йөргән), ирен бик нык яраткан, көнләшкән, аны иҗат итүгә җәлеп иткән (хатыны йогынтысында ире башта аның повестьларын пьесаларга үзгәртә, аннары үз прозасын, юлчы һәм аучы очеркларын яза башлый, аннары повестьлар, «Җаек диңгезгә кушыла» романын язган). Гомумән алар бик яхшы пар булган[10].
Remove ads
Иҗат
«Правонарушители» (1922, башка телләргә дә тәрҗемә ителә), «Перегной» (1923), «Виринея» (1924) повестьлары авторы буларак әдәби танылу ала. Соңгы повестен, ире белән бергә пьесага үзгәртә (1925).
«Перегной» әсәрендә кискен класс көрәше һәм авыл катламы аеруча ачык күрсәтелә. Төркиягә (1924) һәм Аурупа буенча (1927) сәфәрләре аның публицистик очерклары өчен материал бирә.
Революция в провинции с её высвобождением стихийного в массах людей — вот что привело Сейфуллину к писательству. Сейфуллина одной из первых запечатлела эти свои наблюдения в художественной форме; она пишет о молодёжи, лишенной корней из-за революции («Правонарушители»), о переменах, происходящих с никчемным крестьянином в выбитой из колеи деревне («Перегной», 1922) или о трагической смерти женщины-крестьянки в послереволюционной смуте («Виринея»). Сейфуллина достигает художественной силы при изображении простых, близких к природе людей; произведения, написанные в городе и о городе, слабы.[11]
Әсәрләре
- Правонарушители, 1922.
- Четыре главы, 1922.
- Перегной, 1923.
- Виринея, 1924.
- Собрание сочинений, 4 тт., изд. «Современные проблемы», М., 1924—1926 (выдержало 4 изд.).
- Собр. сочин., 6 тт., Гиз — ГИХЛ, М. — Л., 1927—1931 (неск. изд.).
- Встреча, Рассказы, Гиз, М. — Л., 1926.
- Выхваль, «Новый мир»; 1929, № 1.
- Губернатор, Комедия в 1 д., изд. «Современные проблемы», М., 1927.
- Гибель, Рассказы, «ЗиФ», М. — Л., 1930.
- Избранное, изд. Московского т-ва писателей, М., 1932.
- Попутчики, Пьеса в 4 д., 9 карт., ГИХЛ, [М. — Л.], 1933.
- Сейфуллина Л. и Правдухин В., Чёрный Яр, Пьеса в 4 д. и 10 карт., ГИХЛ, М. — Л., 1931.
- Критика моей практики, Профиздат, М., 1934 (Мой творческий опыт рабочему автору).
- Повести и рассказы, изд. Московского т-ва писателей, М., 1934.
- О литературе. Статьи и воспоминания, 1958.
- Собрание сочинений: В 4 т. М., 1968—1969.
Remove ads
Бүләкләр
- Кызыл Байрак Хезмәт ордены (1939).
Истәлек
- Л. Н.Сейфуллина исемен Новосибирск шәһәре китапханәләренең берсе йөртә.
- Л. Н.Сейфуллина исемен Чиләбе өлкәсе Чибәркүл районы Варламово авылы мәктәбе йөртә.
Искәрмәләр
Әдәбият
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads