Мавритания
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Маврита́ния (гарәпчә موريتانيا; тулы исем Исла́м Маврита́ния Җөмһүрияте́) – көнбатыш Африкада урнашкан дәүләт. Көнбатышта Атлантик океан белән юыла, Көнбатыш Сахара, Сенегал, Алжир, Мали белән чиктәш.
Remove ads
Тарих
4—11 гасырларда Мавританиянең көньяк өлеше Көнбатыш Африка (Гана һ.б.) дәүләтләре составында булган. 13—14 гасырларда Мавританиянең көньяк өлеше Мали дәүләтенә кушылганнан соң гарәпләр хакимлеге көчәйде.
15 гасырдан Мавританиягә португаллар, испаннар, һолландлар, инглизләр, французлар килә башлаган. 1783 елгы Версаль шартнамәсе буенча, Мавритания тәмамән Франциягә буйсынып калган. 1903 елда Франция Мавританияне үз протекторатына әйләндергән. 1920 елда рәсми рәвештә Франсия мөстәмләкәсе дип игълан ителгән.
Икенче бөтендөнья сугышыннан соң Мавританиядә азатлык хәрәкәте көчәйгән. 1946 елдан Мавритания Франциянең "диңгезарты терриориясе". 1960 елның 28 ноябреннән — мөстәкыйль дәүләт.
Remove ads
Дин

Мавританиядә ислам ― дәүләт дине. Ил халкының (4,4 млн кеше, 2018 елга) 99,2 % ы ― мөселманнар[38][39][40]. Аларның күбесе Мәлики мәзһәбе сөнниләре [39]. Шулай ук Суфичылык тәгълимате вәкилләре, әхмәдияләр бар [41]. 1960 елда бәйсезлеккә ирешкәч, Мавритания Ислам республикасы дип игълан ителә. 1985 ел Конституциясе исламны дәүләт дине дип игълан итә һәм Мавританиядә шәригать кануннарын урнаштыра.
Илдә 4500гә якын католик динендәге чит ил кешесе исәпләнә, шулай ук яһүд динендәге берничә кеше дә эшли[42].
Remove ads
Дәүләт гимны
بِلَادَ الْأُبَاةِ الْهُدَاةِ الْكِرَامْ
وَحِصْنَ الْكِتَابِ الَّذِيْ لَا يُضَامْ أَيَا مُوْرِيْتَانِ رَبِيْعَ الْوُئامْ وَرُكْنَ السَّمَاحَةِ ثَغْرَ السَّلَامْ كورال: سَنَحْمِيْ حِمَاكِ وَنَحْنُ فِدَاكِ وَنَكْسُوْ رُبَاكِ بِلَوْنِ الْأَمَلْ وَعِنْدَ نِدَاكِ نُلَبِّيْ أَجَلْ
وَشَمْسُ جَبِيْنِكِ لَمْ تَغْرُبِ نَمَاكِ الْأَمَاجِدُ مِن يَّعْرُبِ لِإِفْرِيْقِيَّا الْمَنْبَعِ الأَعْذَبِ كورال
سَجَايَا حَمَلْنَ جَنًى طَيِّبَا وَمَرْعًى خَصِيْباً، وَإنْ أجْدَبَا سَمَوْنَا، فَكَانَ لَنَا أَرْحَبَا كورال
فَمَا نالَ نُزْلًا وَلَا مُسْتَقَرَّا نُقَاوِمُهُ حَيْثُ جَاسَ وَمُرَّا نُرَتِّلُ إِنَّ مَعَ العُسْرِ يُسْرَا كورال
إلى سِدْرَةِ الْمَجْدِ فَوْقَ السَّمَا حَجَزْنَا الثُّرَيَّا لَنَا سُلَّمَا رَسَمْنَا هُنَالِكَ حَدَّ الْحِمٰى كورال
ونُهْدِيْكِ سَعْداً لِجِيْلٍ أطَلْ كورال النهائي: سَنَحْمِيْ حِمَاكِ وَنَحْنُ فِدَاكِ وَنَكْسُوْ رُبَاكِ بِلَوْنِ الْأَمَلْ سَنَحْمِيْ حِمَاكِ وَنَحْنُ فِدَاكِ وَعِنْدَ نِدَاكِ نُلَبِّي أجَلْ |
I. Горур кәрамлылар җитәкләгән ил,
Һәм Изге Китаптан ныклык иңгән ил, Әйа Мавритания, аһәң учагы, Хуш-имин күңелнең хозур почмагы. Кушымта: Фида җаннарыбыз гел синең сакта, Ком тауларың буйыйк өмет-аклыкка; Кайчан чакырсаң да, басарбыз сафка.
Йөзеңдә балкыган кояшың сүнмәс, Гарәп бабаларың сине үстергән, Африка җирендә — синең саф чишмәң. Кушымта.
Ул биргән табигать уңыш китерде. Уңдырышлы туфрак, корып кипсә дә, Көч өсти ул безгә, алга этәрә. Кушымта.
Тынычлана алмас һәм ял итмәс ул, Кая тайпылса да, каршылык күрер. Авырлыклардан соң җиңеллек килер. Кушымта.
Рәсүлгә ияреп һәм туры юлдан Атларбыз — йолдызлар баскычлар корган. Галәмнең мәңгелек агачы безне Рухландырып торыр, күрсәтеп эзне. Кушымта.
Киләчәк буынга сине бирәбез. Соңгы кушымта: Фида җаннарыбыз гел синең сакта, Ком тауларың буйыйк өмет-аклыкка. Фида җаннарыбыз гел синең сакта, Кайчан чакырсаң да, басарбыз сафка. |
I. Ğorur käramlılar citäklägän il,
Häm İzge Kitaptan nıqlıq iñgän il, Äya Mawritaniä, ahäñ uçağı, Xuş-imin küñelneñ xozur poçmağı. Quşımta: Fida cannarıbız gel sineñ saqta, Qom tawlarıñ buyıyq ömet-aqlıqqa, Qayçan çaqırsañ da, basarbız safqa.
Yözeñdä balqığan qoyaşıñ sünmäs, Ğäräp babalarıñ sine üstergän, Afrika cirendä — sineñ saf çişmäñ. Quşımta.
Ul birgän tabiğät uñış kiterde. Uñdırışlı tufraq, qorıp kipsä dä, Köç östi ul bezgä, alğa etärä. Quşımta.
Tınıçlana almas häm yal itmäs ul, Qaya taypılsa da, qarşılıq kürer. Awırlıqlardan soñ ciñellek kiler. Quşımta.
Räsülgä iärep häm turı yuldan Atlarbız — yoldızlar basqıçlar qorğan. Ğälämneñ mäñgelek ağaçı bezne Ruxlandırıp torır, kürsätep ezne. Quşımta.
Kiläçäk buınğa sine biräbez. Soñğı quşımta: Fida cannarıbız gel sineñ saqta, Qom tawlarıñ buyıyq ömet-aqlıqqa. Fida cannarıbız gel sineñ saqta, Qayçan çaqırsañ da, basarbız safqa. |
Remove ads
Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads