Нат Апанай
заманча рәссам, архитектор, перформер From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Нат Апанай, Наталья Лев кызы Апанаева (Наталья Львовна Апанаева; 1986 елның 11 декабре, СССР, РСФСР, ТАССР, Яр Чаллы) ― россияле заманча рәссам, архитектор[d], перформер[d], Россия рәссамнары иҗат берлеге[d] оешмасы («Яңа агымнар» бүлеге) әгъзасы[1]., «Доступ» хәйрия фонды попечителе[2].
Эшләре Майами, Берлин, Дубай, Лондон галереячылары һәм кураторлары тарафыннан тәкъдим ителә[3]. Картиналары АКШ, Швейцария, Көньяк Корея, Бөекбритания, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Франция, Россия шәхси коллекцияләрендә саклана.
Remove ads
Тәрҗемәи хәле
1986 елның 11 декабрендә Татарстан АССР Яр Чаллы шәһәрендә табиблар гаиләсендә туган. Татар сәүдәгәрләре Апанаевлар нәселеннән[4].
1994―2004 елларда 77нче махсуслаштырылган гимназиядә укыган һәм Яр Чаллы шәһәрендәге «Да-Да» сәнгать мәктәбендә академик сәнгать белеме алган. 2010 елда Казанда архитектура-төзелеш университетында архитектура буенча магистр дәрәҗәсен һәм параллель рәвештә Милли фәнни-тикшеренү университетында икенче югары белем алган ― һөнәри коммуникацияләр өлкәсендә инглиз теленнән тәрҗемәче. Җәйге практикалары Нью-Йорк һәм Лондон студияләрендә узган.
2004―2010 елларда архитектура буенча магистр һәм һөнәри коммуникацияләр өлкәсендә инглиз теленнән тәрҗемәче белгечлеге буенча бакалавр дәрәҗәсен алган.
2012―2018 елларда «Toyota[d] & Lexus[d] вәкиллегендә баш архитектор булып эшләгән, аннары «Jaguar Land Rover»[d] вәкиллегенә шулай ук баш архитектор сыйфатында чакырылган. Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә сынау узыш полигоны һәм бутик төзү проектын тормышка ашырган.
2016 елга Мәскәүнең эре девелоперлык компанияләренең берсендә — Capital Groupта[d] баш архитектор вазыйфасын башкарган, анда Мәскәүнең Төзелеш департаменты белән хезмәттәшлектә проектлар белән идарә иткән, архитектура һәм дизайн өлкәләрендә дөнья лидерлары белән эшләгән, Мәскәү-Ситида[d] манаралар төзү, башкала районнарын реновацияләү, тарихи биналарны реконструкцияләү һәм абруйлы торак комплекслары проектларын гамәлгә ашыру проектларын җитәкләгән.
2020 елда Мәскәүнең Лубянка мәйданында[d] «Безнең заман каһарманнары» (рус. Герои нашего времени) перформансы үткәргән[5][6].
Remove ads
Иҗаты
Хезмәтләре фәлсәфи һәм сюрреалистик визуаль темалары белән аерылып тора. Автор үзе идеяләрне тапшыру телен «хәрәкәттәге рух» (рус. дух в действии) яки «панпсиходелизм» дип атый.
Рәссам проектларны тормышка ашыру өчен үзенең техник алымнарын: эретелгән пластиктан скульптуралар, кеше миенең МРТ сурәтләрен яңадан аңлау, интуитив язу һәм лэнд-арт объектларны һәм материалларны ― сөяк, җир, кан, нефть, эшкәртелгән пластикны гәүдәләндергәндә интуитив практикалар куллана.
Шәхси күргәзмәләре
Төркем белән күргәзмәләр һәм фестивальләр
- 2020 — Everart Weekend, GUM Red Line Gallery, Мәскәү, Россия[11][12][13]
- 2020 — Халыкара заманча сәнгать биенналесы Аltai Biennale[14]
- 2020 — Sonia Monti Gallery, Париж, Франция
- 2020 — Art Shopping Salon, Париж, Франция[15]
- 2021 — Таганкада галереясе, куратор Андрей Бартенев[16]
- 2021 — Халыкара заманча сәнгать фестивале Everart Weekend, Мәскәү[17][18][19]
- 2022 — яшь рәссамнар, «Ирекле остаханәләр» студентлары күргәзмәсе ММОМА — «ПРОЦЕСС С-41»[20]
Remove ads
Искәрмәләр
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads
