Апанаевлар
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Апанаевлар — XIX гасырда һәм XX гасыр башында Казанда яшәгән I — II гилдия сәүдәгәрләр, сәнагатькәрләр, химаячеләр нәселе. Казан губернасындагы иң эре йорт хуҗалары, завод тотучылар.

Remove ads
Нәсел башы
1552 елда Казан ханлыгы яулап алынгач, тирече Әмәтнең ике улы һәм оныгы рус патшасына хезмәткә күчә. Аларның эзе XVII гасыр урталарына, Михаил Фёдорович Романов патшалык иткән (1613—1645) заманга хәтле югалмый.
- Әмәтнең Җанбулат исемле улы һәм оныгы Айтуган Лаеш улысы Ямбулат авылында төпләнә, җир эшкәртү, сәүдә белән шөгыльләнәләр.
- Сәүдә эшендә Айтуганның улы Үтәк баеп китә. Үтәкнең улы Ярмәк еш кына Казанга тауарга килә, сәүдәгәрләр арасында танышлык урнаштыра. Тиздән авылдагы йортын сатып, Казанга күчеп килә, Иске татар бистәсендә (Сәхтиян һәм Күнче урамнары чатында) яши башлый[1].
Remove ads
Казандагы хәят
Ярмәкнең Казанда улы Апанай туа. Шушы Апанайдан Апанаевлар нәселе башлана.
1815 елгы янгын вакытында документлар юкка чыгу сәбәпле, аның турында мәгълүматлар аз. 15 яшендә мәдрәсә бетерүе билгеле.
Исмәгыйль Апанаев
1715 елда Апанайның улы Исмәгыйль туа. Чордашларыннан мөстәкыйльлеге, кыюлыгы белән аерылып тора.
1763 елда Екатерина II нең татарларга бөтен Россия империясе буенча сәүдә итәргә рөхсәт итә торган указы чыккач, татар сәүдәгәрләреннән беренче булып, Мәкәрҗә ярминкәсе, Самар, Вятка, Әстерхан, Ростов, Мәскәү, Санкт-Петербург белән сәүдә элемтәләре урнаштыра. Кытайдан һәм Ираннан тауар кайтарта. Гостиный дворда үз кибетен тота.
Уллары Муса белән Йосыф тугач, Захарьевская (хәзерге Каюм Насыйри урамы, 37) урамында ике катлы йорт җиткерә. 1782 елда Татар ратушасы оешкач, дәрәҗәле вазыйфа — башлык (рус. голова) итеп сайлана.
1794 елда 79 яшендә вафат.
Муса Апанаев
Муса Исмәгыйль улы Апанаев (1798—1862) — Казанның шәрәфле ватандашы исемен алган шәхес.
Ике күн заводы (берсе елына 13 мең күн җитештереп, Казанда беренче урында торган), Пләтәндә сабын кайнату заводы тоткан. Гостиный дворда һәм Печән базарында кибетләре булган.
Хәйриячелеккә күп акча биргән: аның акчасына Казанда иң зур — Апанай мәчете (1768—1771 елларда төзелгән) (Каюм Насыйри урамы, 27) тотылган. Кызы Зөбәйдә истәлегенә Яңа татар бистәсендә Ал мәчет (Гафури урамы ,67) салдырган (1808 ел)[2]. Сәхтиян урамында ике катлы зур йорт төзетә. Җинаять пулатына казый, хөкем утырышчысы булып сайлана.
Remove ads
Карл Фукс Апанаевлар турында

Карл Фукс билгеләгәнчә[3], XIX гасыр башында Казанда I гилдия татар сәүдәгәрләре — 5 әү, II гилдиянеке — 3 әү генә булган. Апанаевлар икесенә дә кергән. Хәсән Муса улы Апанаевның 500 мең сум шәхси капиталы булган. Казанда Апанаевлар белән сәүдәгәр Юнысовлар гына ярыша алган.
![]() |
Йосыф Апанаев һәр Корбан бәйрәмендә күп санда сарык, берничә сыер, бер дөя суйдырып, ярлы гаиләләргә өләштерә | ![]() |
Апанаевларның Иске татар бистәсендә 14 йортлары булган, шул исәптән «Болгар» номерлары. Апанаевлар нәселе, гыйлемле булу сәбәпле, Казанның иҗтимагый тормышында да катнаша: Исмәгыйль Апанаев башлык, Муса Апанаев казый, Муса оныгы Мөхәммәтйосыф, оныгының улы Габдулла шәһәр думасының гласные булып торганнар. Йосыф Апанаев шулай ук хәйрияче булган. Заводларның һәм йортларның соңгы хуҗасы Йосыф оныгы Ибраһим Апанаев була.
Октябрь инкыйлабы
Октябрь инкыйлабыннан соң Апанаевлар репрессия корбаны була:
Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
Моны да карагыз
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads