Николаев (Николаев өлкәсе)

From Wikipedia, the free encyclopedia

Николаев (Николаев өлкәсе)
Remove ads


Николаев, Мыколайив яки Балабан (укр. Миколаїв, рус. Николаев, кырымтат. Balaban) — Украина көньякгышында урнашкан шәһәр. Украинаның икътисади, мәдәни, сәяси үзәкләренең берсе. Халык саны буенча илнең тугызынчы шәһәре.

Кыска фактлар Нигезләнү датасы, Рәсми исем ...

Remove ads

География

Шәһәр Украинаның дала зонасының көньяк өлешендә, Көньяк Буг һәм Ингул елгалары тарафыннан юылган ярымутравында урнашкан.

Климат

Шәһәр климаты уртача континенталь, җылы кыш һәм эссе җәй белән.[6]

Подробнее Николаев климаты, Күрсәткеч ...
Remove ads

Тарих

Николаев 1789 елда Григорий Потёмкин тарафыннан суднолар төзү верфләр янындагы бистә буларак нигезләнгән. Озак вакыт биредә Кара диңгез флотының штабы урнашкан.

1862 елда Николевта эре диңгез порты ачылган; 19 гасырның азагында ук Николаев порты чит илләре белән сәүдә итү күләме буенча илдә өченче урында, ә ашлыкны экспортлау буенча беренче урында торган.

1918 елда шәһәр беренче тапкыр чит ил гаскәрләре тарафыннан басып алуны кичергән. 1920 елда Николаевта совет хакимияте урнаштырылган.

Бөек Ватан сугышы барышында (1941 елның 16 августы) шәһәр алман-фашист гаскәрләре тарафыннан басып алына. 1944 елның 28 мартында азат ителә. Сугыштан соңгы вакытында Николаев — ССРБ суднолар төзү үзәкләренең берсе.

Remove ads

Халык

1897[7]1926[7]1939[7]1959[8]1970[9]1979[10]1989[11]2001[12]
92 012 101 182 168 676 226 207 331 037 439 915 502 776 514 136

Милли состав (2001): украиннар — 72,7 %, руслар — 23,1 %.
Туган тел буенча состав (2001): рус теле — 56,8 %, украин теле — 42,2 %.[13]

Икътисад

Икътисад нигезе — суднолар төзү. Шуның өстенә, Николаевта элетротехника һәм электрон сәнәгате ширкәтләре бар. Глинозөм заводы, азык-төлек сәнәгате ширкәтләре.

Кардәш шәһәрләр

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads