Новороссийск
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Новороссийск (рус. Новороссийск, адыг. Цӏэмэз) — Россия шәһәре, Краснодар краеның халык саны буенча өченче шәһәр.
Халык саны — 241 788 кеше, буйсындырылган торак пунктлары белән — 298 068 кеше.[21]
Remove ads
География
Шәһәр Кара диңгезнең туңмый торган тирән сулы Цемес бухтасы яры 25 километр буйлап сузылган, Краснодардан 136 километр ераклыкта урнашкан. Новороссийск — эре транспорт үзәге. Шәһәрдә Россиянең һәм Кара диңгездә урнашкан иң эре порты урнаша; Краснодар — Новороссийск тимер юлының соңгы пункты, шоссе юллары төене. Россия хәрби-диңгез флотының базасы.
Климат
Сәгать поясы

Новоросийск халыкара стандарт буенча Moscow Time Zone (MSK/MSD) сәгать поясында урнаша. Бу сан, UTC системасы буенча исәпләгәндә, +4:00 гә тигез.
Remove ads
Тарих
Новороссийск 1838 елда Суҗук-Кале исемле төрек ныгытмамсы калдыклары урынында нигезләнгән. 1853—56 еллардагы Кырым сугышы вакытында инглиз-француз эскадрасы тарафыннан җимереп бетерелә; 1860 елда юкка чыгырыла.
1866 елда торгызыла, шәһәр статусын ала һәм яңа оешкан Кара диңгез округының административ үзәге итеп билгеләнә. 1896 елдан — Кара диңгез губернасының административ үзәге.
Шәһәрнең алдагы үсеше Екатеринодар — Новороссийск тимер юлы (1888 елда төзелә) һәм диңгез порты төзелеше (1896) белән бәйле.
Ватандашлар сугышы вакытында шәһәр каты сугышлар аренасы булып торган.
Бөек Ватан сугышы вакытында шәһәрнең өлеше алман-фашист гаскәрләре тарфыннан алынган (сентябрь 1942). 1943 елның 4 февраленә карышы төндә, Станичка бистәсе янында (Новороссийскидан көньяграк) диңгезчеләр десанты төшкән һәм плацдармны алган (соңрак — "Кече Җир", (Малая Земля)). 1943 елның 16 сентябрендә азат ителә.
1973 елда шәһәргә каһарман шәһәр дәрәҗәсе бирелә.
Remove ads
Халык
1897[22] | 1913[23] | 1926[23] | 1939[23] | 1959[24] | 1970[25] | 1979[26] | 1989[27] | 2002[28] | 2010[21] |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
16 897 | ~46 000 | ~66 200 | ~95 200 | 93 461 | 132 744 | 159 135 | 185 938 | 232 079 | 241 788 |
Милли состав (2002): руслар — 86,0%, әрмәннәр — 4,3%, украиннар — 3,6%, татарлар — 1,3%.[29]
Административ бүленеш
Новороссийск 5 районга бүленә:
- Үзәк районы
- Көнчыгыш районы
- Көньяк районы
- Новороссийск районы
- Диңгез буе районы
Галерея
- Шәһәр урамнарында
Панорама
Кардәш шәһәрләр
Кызыклы фактлар
1797—1802 елларда Новороссийск исемен Украинадагы Днепр шәһәре йөрткән.[30]
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads