Нурмый Шәрипов

From Wikipedia, the free encyclopedia

Нурмый Шәрипов
Remove ads

Нурмый Шәрипов, Нурмөхәммәт Хәләфетдин улы Шәрипов (1925 елның 15 феврале, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Чаллы кантоны, Нөркәй вулысы, Казаклар1944 елның 27 июле, ССРБ, Украина ССР, Львов өлкәсе, Каменка-Буг районы) — Советлар Берлеге Каһарманы, гвардия өлкән сержанты.

Кыска фактлар Нурмый Шәрипов, Туу датасы ...
Remove ads

Тәрҗемәи хәле

1925 елның 15 февралендә[1] ТАССР Чаллы кантоны Нөркәй вулысы (1935-1959 Ворошилов районы, 1959-1984 Сарман районы, хәзерге Тукай районы) Казаклар авылында туган. Әтисе Хәләфетдин (1895-1969), әнисе Раузателҗинан (1896-1974), абыйсы Мөхәмәтдин, апасы Хәдичә, энесе Минһаҗелгабидин, энесе Фалих (1937).[2]

Remove ads

Бөек Ватан сугышында

1943 елның февралендә армиягә алына. I Украина фронты, 3- гвардия танк армиясе, 6- гвардия танк корпусы, 53- гвардия танк бригадасының разведка взводы командиры итеп билгеләнә. Украинаны азат итүдә катнаша, Перемышль (Польша) шәһәрен алуда батырлык күрсәтә.

Батырлыгы

Кукизув авылы янында ул, беренчеләрдән булып, Лопушанка елгасын кичә, дошман траншеясына бәреп керә һәм пулемет расчетын юкка чыгарып, алман офицерын әсир итә. Разведчиклар төркеме «тел» белән кире кайтканда, аның ике аягы да яралана. Иптәшләрен уттан саклау өчен, Н. Шәрипов кулга төшерелгән дошман пулеметыннан соңгы патроннарына кадәр атканнан соң, янындагы фашистларны һәм үзен граната белән шартлата.

1944 елның 27 июлендә һәлак була. Кабере Украинаның Львов өлкәсе Бонюнин авылы зиратында.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Хәтер

Remove ads

Галерея

Чыганаклар

  1. Сарман районы энциклопедиясе. 2- китап (төзүче Дамир Гарифуллин). Чаллы, 2006.
  2. Д. Гарифуллин. Авыл егете – яу күрке. Гасырлар авазы, 2010, 1-2 саннар. ISSN 2073-7475

Сылтамалар

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads