Нурмый Шәрипов
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Нурмый Шәрипов, Нурмөхәммәт Хәләфетдин улы Шәрипов (1925 елның 15 феврале, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Чаллы кантоны, Нөркәй вулысы, Казаклар — 1944 елның 27 июле, ССРБ, Украина ССР, Львов өлкәсе, Каменка-Буг районы) — Советлар Берлеге Каһарманы, гвардия өлкән сержанты.
Remove ads
Тәрҗемәи хәле
1925 елның 15 февралендә[1] ТАССР Чаллы кантоны Нөркәй вулысы (1935-1959 Ворошилов районы, 1959-1984 Сарман районы, хәзерге Тукай районы) Казаклар авылында туган. Әтисе Хәләфетдин (1895-1969), әнисе Раузателҗинан (1896-1974), абыйсы Мөхәмәтдин, апасы Хәдичә, энесе Минһаҗелгабидин, энесе Фалих (1937).[2]
- 1933-1937 елларда Казаклар башлангыч мәктәбендә укый.
- 1937-1940 елларда Теләнче-Тамак урта мәктәбендә җидееллык белем ала.
- 1940-1943 елларда Ворошилов районы «Кызыл Казак» күмәк хуҗалыгында эшли, Чаллы элеваторына икмәк ташый.
- Кино куючылар курсын тәмамлап, киномеханик булып эшли башлый. Авылга беренче тавышсыз киноны да ул алып айта.
Remove ads
Бөек Ватан сугышында
1943 елның февралендә армиягә алына. I Украина фронты, 3- гвардия танк армиясе, 6- гвардия танк корпусы, 53- гвардия танк бригадасының разведка взводы командиры итеп билгеләнә. Украинаны азат итүдә катнаша, Перемышль (Польша) шәһәрен алуда батырлык күрсәтә.
Батырлыгы
Кукизув авылы янында ул, беренчеләрдән булып, Лопушанка елгасын кичә, дошман траншеясына бәреп керә һәм пулемет расчетын юкка чыгарып, алман офицерын әсир итә. Разведчиклар төркеме «тел» белән кире кайтканда, аның ике аягы да яралана. Иптәшләрен уттан саклау өчен, Н. Шәрипов кулга төшерелгән дошман пулеметыннан соңгы патроннарына кадәр атканнан соң, янындагы фашистларны һәм үзен граната белән шартлата.
1944 елның 27 июлендә һәлак була. Кабере Украинаның Львов өлкәсе Бонюнин авылы зиратында.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Кызыл Йолдыз ордены (1943, декабрь).
- Ленин ордены (1944, февраль).
- III дәрәҗә Дан ордены (1944, апрель).
- Советлар Берлеге Каһарманы (һәлак булганнан соң, 1944, 23 сентябрь).
Хәтер
- Сарман районы үзәгендә, Казаклар авылында урамнарга исеме бирелгән.
- 1990 елдан Теләнче-Тамак урта мәктәбе каһарман исемен йөртә.[3]
- Теләнче-Тамак урта мәктәбе каршында һәйкәле бар (һәйкәлне салучы А. Әхмәтҗанов).
- 2018 елның 30 августында Яр Чаллының «Җиңү» паркында ачылган Каһарманнар аллеясында скульптур сыны урнаштырылган (скульптор — Вадим Иксанов)[4][5].
- Яр Чаллыда Яңа шәһәрнең Автозавод районында 70нче А микрорайоны белән 71нче микроайонны аерып торучы урамга исеме бирелгән (координатлары 55.78315°, 52.465835°).
- 2020 елның 9 маенда Тукай районының каһарманның исемен йөртүче Теләнче-Тамак урта мәктәбе территориясендә Нурмый Шәриповка һәйкәл (бюст) ачылган[6].
- 2021 елда Зур Шилнә бистәсендә Чаллы шәһәре һәм Тукай районы арасындагы чик буе территориясендә урнашкан урамга исеме бирелгән[7].
Remove ads
Галерея
- Сугышта төшкән фотосурәте
- Туу турында таныклыгы
- ССРБ Югары Шурасы президиумы указы. 1944
- Мәктәпкә исеме бирелү турында боерык. 1990
- Теләнче-Тамак мәктәбе каршында һәйкәле
- Яр Чаллының «Җиңү» паркында Каһарманнар аллеясы
- Теләнче-Тамак мәктәбе территориясендә яңа бюсты. 2020
Чыганаклар
- Сарман районы энциклопедиясе. 2- китап (төзүче Дамир Гарифуллин). Чаллы, 2006.
- Д. Гарифуллин. Авыл егете – яу күрке. Гасырлар авазы, 2010, 1-2 саннар. ISSN 2073-7475
Сылтамалар
- Тукай муниципаль районы порталы 2016 елның 4 март көнендә архивланган.
- Н. Шәрипов исемендәге Теләнче-Тамак мәктәбе сайты 2020 елның 8 август көнендә архивланган.
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads