Риналь Мөхәммәтов

From Wikipedia, the free encyclopedia

Риналь Мөхәммәтов
Remove ads

Риналь Мөхәммәтов, Риналь Альберт улы Мөхәммәтов (1989 елның 21 августы, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Алексеевское) — Россия кино һәм театр артисты.

Кыска фактлар Риналь МөхәммәтовРиналь Мухаметов, Туган телдә исем ...
Remove ads

Тәрҗемәи хәле

1989 елның 21 августында Татарстан АССР Алексеевское бистәсендә туган. Казан театр укуханәсенең 2 курсын[1], МХАТ мәктәп-студиясен (К. Серебренников курсы) (2012) тәмамлаган.

МХАТ мәктәп-студиясе театрында, А. П. Чехов исемендәге МХТ сәхнәсендә чыгыш ясый. «Корпорация «Желтый асфальт»» төркеменең фронтмены.

Иҗаты

Театрда уйнаган спектакльләре

МХАТ мәктәп-студиясе театры
Thumb
Р. Мөхәммәтов-д' Артаньян
Thumb
«Өч мушкетчы» фильмы афишасы
  • «Кызыл ботак (мегаполис шигърияте)» (Красная ветка) (поэзия мегаполиса)
  • «CAIN/Каин»
А.П.Чехов исемендәге МХТ
  • «Тылсымчылар» (Феи)
  • «Каренин»
Гоголь-үзәк (7- студия)
  • «Үзгәрешләр» (Метаморфозы) - Нарцисс
  • «Ир-туганнар» (Братья)
  • «Яз уяну» (Пробуждение весны)

Кино

Кинематографиядәге дебюты – А. Прошкинның «Гөнаһны юу» (Искупление) (2011) фильмында очучы Август роле. Баштарак драмаларда уйнаса, соңыннан триллерларда төшә башлый. А. Дюма әсәре буенча С. Жигунов куйган «Өч мушкетчы» (Три мушкетёра) маҗаралы фильмында уйнаган д' Артаньян роле танылу һәм тамашачы мәхәббәте алып килә.

Риналь Мөхәммәтов: «Михаил Боярский уйнаган рольгә алыну зур батырлык сорый. Ул д'Артаньянны 29 яшендә уйнаган, ә мин уйнаган д'Артаньян – үзем кебек яшь»[2]

Remove ads

Фильмографиясе

  • 2011 — Гөнаһны юу (Искупление) - Август
  • 2012 — Манара.Яңа кешеләр (Башня. Новые люди) - Әмир
  • 2013 — Күмелү (Погружение) (баш роль)
  • 2013 — Өч мушкетчы (Три мушкетёра) - д'Артаньян (баш роль)
  • 2014 — Манекенчы (Манекенщица)
  • 2014 — Екатерина
  • 2015 — Тэли һәм Толи
  • 2017 — Тартылу (Притяжение) - Хэкон
  • 2017 — Оптимистлар (Оптимисты) - Аркадий
  • 2017 — Салкын танго (Холодное танго) - Макс
  • 2018 — Вакытлы кыенлыклар (Временные трудности) - Александр
  • 2018 — Бары да катлаулы (Все сложно) - Руслан
  • 2018 — Миннән башка (Без меня) - Дима
  • 2018 — Мәдәният елы (Год культуры) - Станислав
  • 2019 — Мәрткә китү (Кома) - Макс
  • 2019 — Тартылу-2 (Притяжение-2) - Хэкон
  • 2019 — Әбигейл (Эбигейл) - Норман
  • 2019 — Сугыш (Битва) - Антон
  • 2019 — Гашыйк Мәскәү (Москва влюбленная)

Гаилә хәле

  • Беренче хатыны — Каролина Ерузалимская, актриса.
  • Икенче хатыны — Сюзанна Акежева, актриса. Кызлары Эвия (2016)[3].

Сылтамалар

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads