Ташкент вилаяте

Үзбәкстан вилаяте From Wikipedia, the free encyclopedia

Ташкент вилаятеmap
Remove ads

Ташкент вилаяте (үзб. Toshkent viloyati), элекке исеме Ташкент өлкәсе ― Үзбәкстанның төньяк-көнчыгышында урнашкан административ берәмлек (вилаять). Административ үзәге – Нурәфшан шәһәре (2017 елның 24 августыннан).

Thumb
Ташкент вилаяте Үзбәкстан картасында куе кызыл төс белән аерылган
Кыска фактлар Ташкент вилаяте, Нигезләнү датасы ...

Remove ads

География

Мәйданы ― 15 300 кв.км. Ташкент вилаяте Үзбәкстанның төньяк-көнчыгышында, Тянь-Шань тауларының көнбатыш өлеше һәм Сырдәрья елгасы арасында урнашкан.

Вилаять территориясенең зур өлеше ― тау алды тигезлеге. Төньякта һәм төньяк-көнчыгышта ― биеклеге 4299 м га кадәр җитүче Көнбатыш Тянь-Шань таулары.

Ташкент вилаяте төньякта һәм төньяк-көнбатышта Казакъстан, төньяк-көнчыгышта Кыргызстан, көньякта Таҗикстан, көнчыгышта Нәмәнгән, көньяк-көнбатышта Сырдәрья вилаятьләре белән чиктәш.

Төбәктә туфрак, нигездә, соры туфрак. Территориянең күп өлеше сөрелгән, елга үзәннәрендә — тугай урманнары һәм куаклыклар, тауларда ― субальп һәм альп болыннары. Җир асты байлыклары ― бакыр, соры күмер, молибден, цинк, алтын, көмеш, сирәк җир металллары һ. б.

Thumb
Чарвак сусаклагычы

Төп елгалар – Сырдәрья һәм аның кушылдыгы Чырчык, Чарвак сусаклагычы бар. Ташкент вилаятендә Чырчык-Бозсу ГЭСлар (суэнергетика) тракты урнашкан. Чаткал тыюлыгы гамәлдә.

Remove ads

Климат

Климаты ― йомшак, дымлы кыш һәм эссе, коры җәй белән билгеләнүче кискен континенталь климат. Гыйнварның уртача температурасы -1 °C, июльнеке — +36 °C. явым — төшем елына якынча 300 мм.[1]

Халкы

2011 елда халык саны ― 2 644 400 кеше, 2022 елда ― 2 931 000 кеше. Милли составы: үзбәкләр – 84%, таҗиклар – 1%, руслар – 6%, кореялеләр – 5%, татарлар – 2%, кыргызлар — 1,0%, казакълар, украиннар, башка милләтләр – 5%.[2]

Тарих

СССР Югары Советы Президиумының 1938 елның 15 гыйнварындагы Указы белән Үзбәкстан ССР составында Ташкент өлкәсе оештырылган. 1950-1951 елларда ВКП(б)ның өлкә комитеты секретаре булып Нуретдин Мөхетдинов эшләгән. 2017 елның 24 августына кадәр өлкә (вилаять) үзәге булып Ташкент торган, 2017 елның 24 августыннан – Нурәфшан шәһәре.

Административ-территориаль бүленеш

Thumb
Ташкент вилаятенең административ-территориаль бүленеше.

Административ үзәгеНурәфшан (элекке Туйтүбә) шәһәре (2017 елның 24 августыннан, аңа кадәр – Ташкент) (2019 елда Нурәфшан халкы 52 000 кеше булган).

Вилаять составында — 15 туман (район), 17 шәһәр, 18 штб, 146 авыл советы.[3]

Шәһәрләр

Аңгрән, Бәкабад, Бүкә, Дустабад, Кәләс, Алмалык, Аккурган, Аһәңгәран, Пәркәнт, Пескәнт, Ташкәнт (вилаять хокукында), Нурәфшан, Чыназ, Чырчык, Яңыюл, Яңыабад, Газәлкәнт.

Туманнары
Подробнее Туман исеме, Туман мәркәзе ...
Remove ads

Икътисад

Ташкент вилаяте ― ил сәнәгате югары үсеш алган төбәкләрнең берсе. Географик урыны аның икътисадын үстерергә мөмкинлек бирә. Региональ икътисадый комплекс, нигездә, башкаланың икътисадый комплексын тулыландыра. Хәзерге вакытта төбәктә республика сәнәгать продукциясенең 20% ы, электр энергиясенең 45% ы, күмернең 98% ы, 43% цемент, 100% корыч һәм металл прокаты, төсле металлларның төп өлеше җитештерелә. Хәзерге вакытта 190 сәнәгать тармагы, 160тан артык уртак, 20 меңнән артык кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты эшли. Иң әһәмиятлеләре: Gʻishtchi (Аңгрән), Agat va Farhod (Бостанлык туманы), Metallurfemont (Бәкабад), Orion (Кыбрай туманы).

Сәнәгатьнең алдынгы тармаклары ― энергетика, машина төзелеше, металлургия, күмер, тау металлургиясе, химия сәнәгате, аяк киеме, мамык чистарту, азык-төлек сәнәгате, текстиль һәм авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү.

Төбәкнең сәнәгать предприятиеләреннән Бәкабадта Oʻzbekiston metallurgiya, Алмалыктагы конметаллургия, Яңа Аәгрән, Ташкент җылылык электр станцияләре һәм Чырчыктагы утка чыдамлы һәм авыр эри торган металлар комбинаты эшли.

Remove ads

Транспорт

Thumb
Ташкент вилаятендә юл күрсәткече

Төбәктә тимер юллар озынлыгы 354,2 км тәшкил итә. Төбәк территориясеннән Үзәк Азиянең бәйсез дәүләтләрен Көнчыгыш Европа шәһәрләре белән тоташтыручы тимер юл линиясе уза (шул исәптән Мәскәү (Россия) — ТашкентТөрекмәнбашы (Төрекмәнстан)).

Аңгрән шәһәре һәм Чарвак бистәсе юнәлешендәге тимер юл челтәре Ташкентта башлана. Ташкент тирәсендәге тимер юллар электрлаштырылган. 2004 елдан ТашкентСәмәрканд пассажир поезды йөри башлаган.

Төбәктә автомобиль юллары челтәре бик тыгыз. Региональ әһәмияттәге автомобиль юлларының гомуми озынлыгы — 6,6 мең км (шул исәптән каты өслекле юллар – 5,9 мең км). Мөһим магистральләр: Зур Үзбәк тракты, ТашкентӘндиҗанОш (Кыргызстан) – Кашгар (Кытай) шоссесы.

Ислам Кәримов исемендәге Ташкент халыкара аэропорты Ташкент шәһәре территориясендә, Сергели туманында, шәһәр үзәгеннән көньяк-көнчыгышка таба биш чакрым ераклыкта урнашкан.

Remove ads

Шәхесләр

  • Нуретдин Мөхетдинов (1917―2008), Үзбәкстан ССР Коммунистлар партиясенең Ташкент өлкә комитеты беренче сәркәтибе (1950-1951).

Искәрмәләр

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads