Фермий

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Фермий (лат. Fermium, Fm) — Менделеевның периодик таблицасының 7 период элементы. Тәртип номеры - 100. Радиоактив трансуран, актиноидлар төркеменә карый. Плутонийдан авыррак башка элементлар кебек, табигатьтә табылмый, бөтен билгеле изотоплары ясалма юл белән алынган.

Подробнее Эйнштейний◄Фермий / Fermium (Fm) ►Менделевий, Атомның үзлекләре ...
Remove ads

Символы

Фермий элементының символы — Fm (Фермий дип укыла).

Тарихы

Бу трансуран элемент 1953 елда көтмәгәндә диярлек ачылган. 1952 елның ноябрендә Тын океан утрауларының берсендә АКШ галимнәре зур масштаблы термотөш шартлатуы («Майк» операциясе) үткәрәләр. Бу шартлау продуктларының кайсыберләре шартлау болыты аша очучы пилотсыз очкычларга куелган кәгазь фильтрлар белән тотыла, калган өлеше шартлау урыны янындагы чокырга төшә. Ике продукт та АКШ-ының берничә лабораториясендә анализланган. Чокырда бик югары молекуляр массадагы уран атомнары табыла, чөнки уран шартлау вакытында шунда ук 17 нейтронга кадәр эләктереп ала[1].

Эниветок атоллында үткәрелгән беренче термотөш шартлавыннан соң калган тузаннан беренче тапкыр фермийны 1952 елның азагында америкалы А. Гиорсо һәм Лос-Аламо лабораториясенең башка галимнәре аерып алган 255Fm изотобы рәвешендә алынган.

Remove ads

Исеменең килеп чыгышы

Исеме Италия-Америка физигы Энрико Ферми хөрмәтенә бирелгән.

Чыгарып алу

Фермийны циклотронда алу барышында торий, уран яки плутоний ионнары максатларын неон, кислород яки углерод ионнары белән нурландырып алалар. Фермий алуның икенче ысулы булып атом реакторында плутоний, кюрий яки калифорний изотоплары катнашмасы нейтроннары белән нурландыру тора. Иң зур күләмнәрдә, елына 109 атом, 257Fm изотобы җитештерәләр[2]. Бөтен билгеле фермий изотоплары радиоактив агулы.

Куллану

Fm атомнарынан максатлар атом физикасында авыррак элементлар алу өчен кулланыла.

Сылтамалар

Чыганаклар

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads