Неон
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Неон (лат. Neon, Ne) — Менделеевның периодик таблицасының 2 период, 18 төркем элементы. Тәртип номеры - 10. Асыл газ.
Remove ads
Символы
Неон элементының символы — Ne (Неон тип укыла).
Тарихы
Таралуы буенча Галәмдә водород, гелий, кислород һәм углеродтан кала бишенче элемент булып тора. Инерт, бер атомлы төсе һәм исе булмаган асыл газ. 1898 елда һавадан сыек водород, кислород, аргон һәм углекислый газ чыгарган вакытта ачыкланган.
Неон 1898 елның июнендә инглиз химиклары Уильям Рамзай һәм Морис Траверс тарафынан табылган[1]. Алар кислород, азот, аргон һәм һаваның авыр компонентларын сыегайтканнан соң инерт газ торып калуы ачыклый. 1910 елның декабрендә француз уйлап табучысы Жорж Клод неон тутырып газлы лампа булдыра.
Этимологиясе
Атамасы грекча neon — яңа дип тәржемә ителә.
Элементка Рамзайзың унөч яшлек улы Вилли исем биргән дигән риваять бар, ул атасына лат. novum (яңа) дигән исем бирергә тәкъдим иткән. Атасына бу фикер охшый, тик ул грек синонимына ярашлы neon исеме матуррак яңгыраячак дип санап, шуны калдыра[2].
Remove ads
Таралуы
Җиһанда
Дөнья материясында неон тигез бүленмәгән, әмма Галәмдә таралуы буенча ул бөтен элементлар арасында бишенче урында тора — массасы буенча 0,13 %-ка якын. Кояшта һәм башка кызу йолдызларда, газ томаннарында, кояш системасында булган гигант планеталар: Юпитер, Сатурн, Уран, Нептун атмосфераларында зур концентрация күзәтелә. Күп кенә йолдызлар атмосферасында неон водород һәм гелийдан соң өченче урынны били[3]
Җир кабыгында
Икенче чор бөтен тотрыклы элементлардан неон — Җирдә иң әз таралганы[4]. 18-енче төркем чикләрендә Җир кабыгы тәшкилатында аргон һәм гелийдан кала өченче урынны били. Кайсыбер газ томанлыкларында һәм йолдызларда неон җирдәгедән күп тапкырга артыгырак.
Неон лампалар маякларда һәм аэродромнарда сигналлар өчен кулланыла, чөнки аларның кызыл төсен томан һәм караңгылык бик каплый алмый.
Куллану
Сыек неонны криоген корылмаларда суытучы сыйфатында файдаланалар. Элегрәк неон сәнәгатьтә инерт мохит буларак кулланылган, ләкин хәзер арзанрак аргон белән алыштырылган. Неонны газ лампаларында, радио җиһазларындагы сигнал лампаларында, фотоэлементларда һәм турайткычларда кулланыла. Неон һәм гелий катнашмасы газ лазерларында (гелий-неон лазеры) эшче мохит буларак кулланыла.
Әдәбият
- Неон// Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. 17-й т. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.
Чыганаклар
- Atomic Weights of the Elements 2001, Pure Appl. Chem. 75(8), 1107—1122, 2003. Retrieved June 30, 2005. Atomic weights of elements with atomic numbers from 1-109 taken from this source.(ингл.)
- IUPAC Standard Atomic Weights Revised 2008 елның 5 март көнендә архивланган. (2005).(ингл.)
Сылтамалар
- Неон//Большая российская энциклопедия(үле сылтама)
Remove ads
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads