Фәтхи Бурнаш

татар совет журналисты, драматургы, шагыйре һәм прозаигы From Wikipedia, the free encyclopedia

Фәтхи Бурнаш
Remove ads

Фәтхи Бурнаш, тулы исеме Фәтхелислам Закир улы Бурнашев (18981942) — күренекле татар шагыйре, драматург, публицист, әдәбият тәнкыйтьчесе, тәрҗемәче.

Remove ads

Тәрҗемәи хәле

Ул 1898 елның 13 гыйнварында элекке Сембер губернасының Буа өязе (хәзерге Чуашстанның Батыр районы) Кыр Бикшеге авылында мулла гаиләсендә туган. Авыл мәктәбендә башлангыч белем алганнан соң, 1907 елда әтисе аны Казанның «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә урнаштыра. Күпчелек шәкертләр кебек үк, Фәтхелислам да мәдрәсәнең югары классларында үз көнен үзе күреп укый: җәйләрен казакъ далаларында мөгаллимлек итә яки Мәкәрҗәгә барып, көнлекче эшләрдә йөри, 1916 елда ул «Мөхәммәдия»не бөтенләй ташлап чыга һәм, үзлегеннән хәзерләнеп, дүрт класс гимназия программасы күләмендә рус теленнән имтихан тота.

Remove ads

Хезмәт юлы

Thumb
Фатыйма Ильская, Әхмәт Ерикәй һәм Муса Җәлил белән бергә, 1928 ел (Камал театры директоры буларак).

Октябрь инкыйлабыннан соң Үзәк мөселман хәрби коллегиясе органы «Кызыл Армия» газетасының мөхәррире булып эшли.

1920-30 елларда аның драма әсәрләре татар сәхнәсеннән төшми, тамашачылар арасында искиткеч популярлык казана.

Репрессияләр корбаны

1940 елны кулга алына, 10 елга хөкем ителә. 1942 елда атып үтерелә.[3] 1957 елда аклана[4].

Искәрмәләр

Сылтамалар

Моны да карагыз

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads