Хафиз Салихов
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Хафиз Салихов, Хафиз Миргаҗәм улы Салихов (1950 елның 5 сентябре, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Сарман районы, Иске Әлмәт) — ТР сәүдә һәм икътисади хезмәтттәшлек министры (1998—2007). РФ хөкүмәте каршындагы финанс университетының дәүләт-шәхси эшмәкәрләр партнерлыгы кафедрасы профессоры. Татарстанның атказанган икътисадчысы. Физика-математика фәннәре докторы.
Remove ads
Тәрҗемәи хәле
1950 елның 5 сентябренда ТАССР Сарман районы Иске Әлмәт авылында туган. Иске Әлмәт башлангыч, Рангазар сигезьеллык, Сарман урта мәктәпләрен (көмеш медальгә) тәмамлый.
«Радиоэлектрон җиһазлар буенча инженер» белгечлеге буенча А.Н. Туполев исемендәге Казан авиация институтының радио-техника факультетын (1974), Джон Ф. Кеннеди исемендәге дәүләт идарәсе институтын, Һарвард институты (The John F. Kennedy School of Government at Harvard University) (2001) тәмамлаган.
Физика-математика фәннәре докторы (2010). Ярымүткәргечләр физикасы һәм икътисад буенча 80 фәнни хезмәте бар.
Remove ads
Хезмәт юлы
- 1974-1989 Чистяков исемендәге Казан югары хәрби-инженерлек укуханәсендә инженер, лаборатория мөдире булып эшли.
- Казан авиация институтында укыта.
- Финнәр белән уртак ширкәт оештырып, шунда эшли.
- 1984-1994 хуҗалык исәбендәге «Хезмәт күрсәтү үзәге» берләшмәсе генераль директоры.
- 1994-1998 ТР тышкы икътисади элемтәләр министрлыгы каршындагы (1997 елдан ТР министрлар кабинеты каршындагы) халыкара хезмәттәшлекне үстерү агентлыгы директоры.
- 1998-2001 ТР сәүдә һәм икътисади хезмәттәшлек министры.
- 2001-2007 ТР сәүдә һәм тышкы икътисади хезмәттәшлек министры.
- Татарстан Суд департаменты идарәсе башлыгы.
Remove ads
Иҗтимагый эшчәнлеге
Гаиләсе
Энесе — Җәүдәт Салихов (1959).
Гаиләле, ике баласы (кызлары) бар.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Татарстанның атказанган икътисадчысы.
- 2005 — «Казанның меңьеллыгы хөрмәтенә» медале (2005)
- 2010 — "Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен" ордены (2010).
- 2020 — Дуслык ордены (РФ) — «илнең мәдәни һәм тарихи мирасын саклау, арттыру һәм популярлаштыру буенча актив эшчәнлеге өчен, шулай ук күп еллык намуслы эшен билгеләп»[3]
Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
Шулай ук карагыз
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads