Чардаклы
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Чардаклы (рус. Чердаклы, чуаш. Чартаклӑ) — Сембер өлкәсенең Чардаклы районында урнашкан бистә, 1940—2003 елларда — шәһәр тибындагы бистә. Исеме акчарлак сүзеннән алынган булуы мөмкин.
Халык саны — 11 437 кеше.[7]
Remove ads
География
Чардаклы Сембердән 35 километр көнчыгыштарак урнаша. Куйбышев тимер юлының Чердаклы тимер юл станциясе. Чардаклы аша Р178 (Саранск — Сембер — Мәләкәс — Самар) автоюлы бара.
Тарих
Чардаклы 1688 елда Пенза өязеннән күченеп килгән йомышлы татарлар тарафыннан нигезләнгән. Чардаклының беренче яшәүчеләр татарлар һәм мордва булганнар.
1859 елда Самар губернасы Ставрополь өязендәге Покровское (Чардаклы) авылында 1 чиркәү, почта станциясе һәм бер базар булган.[8]
1957 елда шәһәр тибындагы бистә статусын ала.
Халык
1859[9] | 1897[10] | 1959[11] | 1970[12] | 1979[13] | 1989[14] | 2002[15] | 2010[7] |
---|---|---|---|---|---|---|---|
2 527 | 3 653 | 7 524 | 8 207 | 10 449 | 11 091 | 12 045 | 11 437 |
Милли состав (2002): руслар — 60,6%, татарлар — 23,1%, чуашлар — 9,8%, мордва — 0,9%.[16]
Икътисад
Ит комбинаты, спирт заводы, май заводы, катнашазык заводы, элеватор.
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads