Яшәү өлкәсе

From Wikipedia, the free encyclopedia

Яшәү өлкәсе
Remove ads

Яшәү өлкәсе яки яшәү зонасы, тормыш зонасы, шулай ук Алтынчәч өлкәсе (инглизчә habitable zone, HZ) — Галәмдәге шартлы өлкә, бу өлкәдә урнашкан планеталар өслегендәге шартлар Җирнекенә якын һәм сыек су булуы тәэмин ителә.

Кыска фактлар Яшәү өлкәсе ...
Thumb
Яшәү өлкәсе йолдыз төренә бәйле, рәсемдә х1 бүгенге Кояш системасына туры килә, х2 - Кояш яктыртучанлыгы ике тапкыр зуррак булган очракта яшәү өлкәсе күрсәтелгән һ.б.

Тиешенчә шундый планеталар яки аларның иярченнәре Җирдә сыман тормыш төре барлыкка килүенә уңайлы була.

Галактиканың яшәү өлкәсендәге (galactic habitable zone, GHZ) йолдызның яшәү әйләнә-тирәсендә (circumstellar habitable zone, CHZ) тормыш хасил булу ихтималы иң зур.

Планетаның яшәү өлкәсендә булуы планеталар системасы шартларын тасвирлый, ә тормыш булуы өчен уңайлылыгы планетаның өслеге шартларын тасвирлый.

Инглиз әдәбиятында яшәү өлкәсе шулай ук Алтынчәч өлкәсе (инглизчә Goldilocks Zone) атала, бу атама инглиз әкиятеннән алынган, ул әкиятне рус теленә Лев Толстой "Өч Аю" итеп тәрҗемә итә, шулай ук бу русча әкият "Маша һәм өч аю" дип йөртелә. Әкияттә Алтынчәч (яки Маша) өч әйбердән тик берсен сайлый ала, нибары ул туры килә, шулай ук планета яшәү өлкәсендә булу өчен тик билгеләнгән шартка туры килә: йолдыздан ерак та якын булмаска тиеш.

Remove ads

Йолдыз яшәү өлкәсе

Күпчелек биохимик реакцияләрдә сыек су кирәкле эреткеч буларак таләп ителә, шуңа күрә планеталарда сыек су барлыгы яшәү өлкәсенең чикләрен билгели.

Яшәү өлкәсеннән тыштагы планета җитәрлек йолдыз нурланышын алмый, шуңа күрә аның температурасы суның кату ноктасыннан түбәнрәк була. Йолдызга якындагы, яшәү өлкәсендә кермәүче планета йолдыз нурланышы тарафыннан бик җылытыла һәм су буга әйләнә.

Йолдызның яктыртучанлыгы яшәү өлкәсен билгели:

биредә
— яшәү өлкәсенең уртача радиусы, а.б.
— йолдызның яктыртучанлыгы яки болометрик күрсәткече
Кояшның яктыртучанлыгы яки болометрик күрсәткече
Remove ads

Кояш системасында яшәү өлкәсе

Кояш системасында яшәү өлкәсе өчен төрле исәпләүләр бар:

Подробнее Эчке йолдыз, а.б., Тышкы чиге, а.б. ...
Remove ads

Яшәү өлкәсендә планеталарны эзләү

Галимнәр өчен яшәү өлкәсендәге планеталар бик кызык булалар, чөнки анда Җирдән читтәге тормыш булуы ихтимал.

Җирдән читтәге тормыш булу ихтималлыгын тасвирлаучы Дрейк тигезләмәсендә тормышка яраклы планеталар саны ne әгъзасы бар, бу кыйммәтне тәҗрибәләрдә табып була. Яшәү өлкәсендәге планеталарны эзләү ne кыйммәтен ачыкларга булыша.

2009 елда Кеплер миссиясе бу максатыннан җибәрелә.

2011 елда яшәү өлкәсендә беренче экзопланета Kepler-22 b табылган.

2015 елда Аккош йолдызлыгының яшәү өлкәсендә Kepler-452b экзопланетасы табыла, аның диаметры Җирнекеннән 60% зуррак, йолдыз тирәли әйләнү периоды 385 тәүлек тәшкил итә.

Тормыш бүтән мөмкинлекләре

Яшәү өлкәсе тәгълиматы да тәнкыйтьләнә, һәм "күмертуар шовинизмы" дип йөртелә, чөнки анда тик күмер тудыргыч нигезендәге тормыш формалары исәпкә алына.

Икенче яктан планетаның йолдызга якынлыгы тормыш булу өчен төп шарт икәне шик астына куела, чөнки Кояш системасында Европа, Титан, Энцелад иярченнәре Кояштан ерак булганга карамастан баш планета (Юпитер яки Сатурн) гравитациясе тәэсиреннән җитәрлек эчке энергиясенә ия.

Remove ads

Искәрмәләр

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads