Альбина Шаһиморатова

опера җырчысы (сопрано), РФ атказанган (2017) һәм Татарстанның халык (2009) артисты , Тукай бүләге иясе (2011) From Wikipedia, the free encyclopedia

Альбина Шаһиморатова
Remove ads

Альбина Шаһиморатова, Альбина Әнвәр кызы Шаһиморатова (1979 елның 17 октябре, СССР, Үзбәкстан ССР, Ташкәнт) — опера җырчысы (сопрано), Россия Федерациясенең (2017) һәм Башкортстан Республикасының (2024) атказанган, Татарстан Республикасының халык (2009) артисты, Тукай премиясе лауреаты (2011).

Кыска фактлар Төп мәгълүмат, Тулы исеме ...
Remove ads

Тәрҗемәи хәле

Thumb
Альбина Шаһиморатова

1979 елның 17 октябрендә Ташкәнттә туган. 1994 елдан Казанда. П.И. Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясенең вокал факультетын (2004) һәм аспирантурасын (2007) тәмамлый.

2004 - 2006 елларда К.С. Станиславский һәм В.И. Немирович-Данченко исемендәге Мәскәү музыкаль театры солисты. 2 ел эчендә 27 спектакльдә катнаша, АКШка гастрольгә бара.

Европада, АКШта, Россиядә опера театрларының репертуарыннан иң авыр партияләрне башкара.

Remove ads

Иҗаты

Казан музыка училищесын «Хор дирижёры» белгечлеге буенча тәмамлагач, Казан дәүләт консерваториясенең дирижёр-хор факультетына керә. Зилә Сөнгатуллина сыйныфында вокал белән дә шөгыльләнә.3 курсны тәмамлагач, Мәскәү консерваториясенә Россиянең халык артисты Г.А. Писаренко сыйныфына күчә. Үзбелемен күтәрү максатында, Анна Маргулис, Рената Скотто, Роберт Коварт, Дмитрий Вдовин кебек опера йолдызларыннан өстәмә дәресләр дә ала[2].

Houston Grand-Opera (АКШ) белән ике еллык контракт төзи һәм аның сәхнәсендә Төн патшабикәсе (Моцарт “Тылсымлы флейта”), Мюзетта (Пуччини “Боһема”), Лючия (Доницетти “Лючия де Ламмермур”), Джильда (Верди “Риголетто”) партияләрен башкара.

“Мюзетта ролендә Шаһиморатова зур актёрлык осталыгын күрсәтә алды. Ә аның тавышы - җиңел, лирик сопрано – нәкъ җилбәзәк Мюзетта тавышына тәңгәл килеп тора” (ConcertoNet.com, апрель 2008)

Ф.И. Шаляпин исемендәге XXIV Халыкара опера фестивале кысаларында Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә Төн патшабикәсе (Моцарт “Тылсымлы флейта”) партиясен сокландыргыч башкара. 2008 елда Зальцбург фестивалендә Риккардо Мути җитәкчелегендәге Вена симфоник оркестрына кушылып җырлый. Шул ук партия Берлинда Алман операсында, LosAngelesOpera (Лос-Анжелес), Метрополитан Опера (Нью-Йорк), Кавент Гарден (Лондон), Ла Скала (Милан, Италия) сәхнәсендә дә зур уңыш казана[3]. Аның гастрольләр графигы берничә елга төзелеп куелган. Атаклы дирижёрлар Р. Мути, Джеймс Конлон, Патрик Симмерс, Петер Шнайдер, Адам Фишер, Владимир Спиваков белән хезмәттәшлек итә[4].

2011 елда Габдулла Тукайның 125 еллыгы уңаеннан Резеда Ахиярованың «Шагыйрьнең мәхәббәте» операсында Зәйтүнә партиясен башкарды.

Remove ads

Фильмография

  • 2017 «Анна Каренина» (режиссер Карен Шахназаров, «Мосфильм») — җырчы (колоратур сопрано) Аделина Патти роле[5]

Гаиләсе

Ире, психиатр.
кызы Аделина (2014 елда туган).

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • Халыкара конкурслар лауреаты:
М.И. Глинка исемендәге (Чиләбе, 2005, I премия)
Франсиско Виньяс исемендәге (Барселона, Испания, 2005, III премия)[6]
П.И. Чайковский исемендәге (Мәскәү, 2007, 1 премия һәм алтын медаль)
Remove ads

Искәрмәләр

Чыганаклар

Тышкы сылтамалар

Моны да карагыз

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads