Imanbek

Казакъстан диджее һәм музыкаль продюсер From Wikipedia, the free encyclopedia

Imanbek
Remove ads

Иманбек Марат улы Зейкенов (каз. Иманбек Маратұлы Зейкенов; Imanbek буларак танылган, 2000 елның 21 октябре, Аксу, Павлодар өлкәсе, Казакъстан[2]) — Казакъстан диджее һәм музыкаль продюсер. 2019 елда Saint Jhnның «Roses» җырына ремиксы белән дөньякүләм таныла. Аның өчен «Грэмми-2021» музыкаль премиясенә лаек була. Казакъстаннан «Грэмми» алган беренче музыкант, шулай ук БДБ һәм элекке ССРБ музыкантларының классик музыка категориясендә «Грэмми» алган беренче музыкант була.

Кыска фактлар Туган телдә исем, Туган ...
Remove ads

Карьера

Иманбек Казакъстанның Павлодар өлкәсенең Аксу шәһәрендә туа[3]. Тимер юл көллиятендә укыганда Аксу тимер юл станциясендә эшли башлый. 2017 елдан бирле ремикс белән шөгыльләнүен дәвам итә. Гайана-Америка рэперы Saint Jhn Россия Лейбл Effective Record аша чыгарылган «Roses»ка ремикс ясаган[4]. Ремикс Saint Jhn катнашмыйча ясалган, чөнки Иманбек Зейкеновның аның белән Инстаграмда элемтәгә керү уңышсыз була, аңа бернинди җавап та булмый[5]. Бу җырга ремикс Аурупада чартларның күпчелегендә пәйда була, шул исәптән Бельгия, Маҗарстан, Нидерланд, Польша һәм Швециядә һәм «Shazam»ның дөнья топында 3 нче була[6]. Ремиксның уңыш һәм популярлыгыннан чыгып, 2016 елда язылган оригиналь җыр US Billboard, British Singles Chart чартларында һәм 2019 елда Австрия, Канада, Дания, Франция, Алмания, Ирландия кебек башка илләрнең чартларында барлыкка килә.

2020 елның ноябрендә Иманбек иң яхшы ремикс өчен (Roses) «Грэмми» премиясенә тәкъдим ителә[7][8]. 2021 елның 14 мартында Иманбекның бу номинациядә җиңүе турында игълан ителә[9]. Иманбек Казакъстаннан «Грэмми» алган беренче музыкант, шулай ук БДБ һәм элекке ССРБ музыкантларының классик музыка категориясендә «Грэмми» алган беренче музыкант була.

Remove ads

Дискография

Сингллар

Подробнее Исем, Ел ...

Башка релизлар

Иманбекның башка берничә релизлар бар, аерым алганда:

  • «Take Me» (ONEIL белән берлектә)
  • «Hot» (Parah Dice белән берлектә)
  • «Smoke It Up» (Stephanskiy белән берлектә)
  • «Dope»
  • «Clandestina» (FILV & Edmofo белән берлектә, Emma Peters катнашында)
  • «Romantic Dance» (DJ Dimixer, Murana катнашында)
  • «Bang Bang» (Rita Ora белән берлектә)
  • «Фонтанчик с чёрным дельфином» (Adam maniac һәм Гио Пика катнашында)
Remove ads

Искәрмәләр

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads