Дмитрий Сәлимов

From Wikipedia, the free encyclopedia

Дмитрий Сәлимов
Remove ads

Дмитрий Сәлимов (Дмитрий Шамил улы Сәлимов) — югары категорияле табиб, медицина фәннәре кандидаты (2008), Волгоград хәрби госпиталенең әйдәүче белгече, планлы хирургия бүлеге башлыгы, медицина хезмәте майоры, Волгоград дәүләт медицина университетының гомуми хирургия кафедрасы укытучысы.

Кыска фактлар Дмитрий Сәлимов, Туган телдә исем ...
Remove ads

Тәрҗемәи хәле

1981 елда Волгоградта нәселдән килгән табиблар гаиләсендә туган. Әтисе – Шамил Гомәр улы Сәлимов - РФ атказанган табибы, медицина хезмәте полковнигы (хәзер отставкадагы), Волгоград өлкә клиник хосписын оештыручы һәм хосписның баш табибы. Әнисе – табиб, РФ атказанган табибы. Ике ир туганы (абыйсы Игорь, энесе Алексей) шулай ук табиблар. Сарытау хәрби-медицина институтын тәмамлаган (2003). Волгоград дәүләт медицина университетында «Хәрби хезмәткәрләрнең яудан тыш җәрәхәтләренең ярасы төзәлү үзенчәлекләре (клиник-тәҗрибә тикшеренүе)» темасына медицина фәннәре кандидатлыгына диссертация (җитәкчесе проф. А.А. Воробьев) яклаган (2008)[1]. Шалида (Чечня) хәрби хезмәтен үти, 106- медицина батальоны медицина ротасының операция-бәйләү бүлекчәсе өлкән ординаторы була, өлкән лейтенант званиесе ала.

Remove ads

Хезмәт юлы

Сарытау хәрби-медицина институтының III курсында укыганда ук, үзенең язмышын Волгоград хәрби госпитале белән бәйли. Өлкән остазларыннан өйрәнеп, тәҗрибә туплый. Яңа технологияләр өйрәнә. Чечняда хәрби-кыр госпитале шартларында үткәрелгән операцияләр зур тәҗрибә чыганагы булалар[2] . Армиядән туп-туры Волгоград хәрби госпиталенә кайта. Эндовидеохирургия техникасын һәм мини-технологияләр кулланып, яңа буын операцияләр (кеше тәнендә зур яра ясамыйча гына ясауны) үзләштерә. Гади табибтан хирургия клиникасының бүлек мөдире вазифасына күтәрелә, югары категорияле табиб була. Аның янына, Волград клиникасына Идел буе шәһәрләреннән һәм якын чит илләрдән (Украина, Беларус, Казакъстан) пациентлар килә. Д.Ш. Сәлимов Волгоград дәүләт медицина университетының гомуми хирургия кафедрасында да укыта[3].

Remove ads

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Чыганаклар

  1. Йөрәк кушуы буенча хирург. «АИФ-Нижнее Поволжье» газетасы. 2011 ел, № 30. (рус.)

Сылтамалар

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads