Кадрия Әмирова

From Wikipedia, the free encyclopedia

Кадрия Әмирова
Remove ads

Кадрия Әмирова, Кадрия Шәүкәт кызы Әмирова (1974 елның 3 мае, ССРБ, Казакъ ССР, Алматы) — Казакъстанның һәм Россиянең балет биючесе. РФ атказанган артисты (2005).

Кыска фактлар Кадрия Әмирова, Туган телдә исем ...
Remove ads

Тәрҗемәи хәле

1974 елның 3 маенда Алматыда туган. Алматыда 68нче лингвистика мәктәбен (1984), А. В. Селезнев исемендәге Алматы хореография укуханәсен (1992), ГИТИС (2003) тәмамлаган[1].

Хезмәт юлы

19921993 еллардаКазакъстанның «Яшь балет» классик бию дәүләт ансамблендә хезмәт итә.

1993 елдан — Станиславский һәм Немирович-Данченко исемендәге музыкаль театрында (Мәскәү) балет солисткасы.

2004 елданАбай исемендәге Казакъ опера һәм балет театрының (Алматы) чакырулы артисты.

2015 елда Л. М. Лавровский исемендәге Мәскәү дәүләт хореография укуханәсендә (көллият) укыта.

Европа илләрендә (Швейцария, Лихтенштейн), Япониядә, АКШта, Югославиядә гастрольләрдә була[2].

Remove ads

Иҗаты

Классик бию ансамбле (Алматы)

Thumb
«Аккош күле» балетында Одетта-Одиллия
  • «Щелкунчик»
  • «Аккош күле» (Лебединое озеро)
  • «Кармен-сюита»

Станиславский һәм Немирович-Данченко исем. театр (Мәскәү)

  • Жизель, Мирта — «Жизель»
  • Эсмеральда, Флер де Лис — «Эсмеральда»
  • Урам биючесе — «Дон Кихот»
  • Чегән кызы — «Тәкәбберне авызлыклау» (Укрощение строптивой)
  • Купава — «Кар кызы» (Снегурочка)
  • Испан биюе — «Акош күле» (Лебединое озеро)
  • Саломея — «Саломея»
  • Лиза — «Артык саклану» (Тщетная предосторожность)
  • Солист — «Шопениана»
  • «Па де катр»

Алматы опера һәм балет театры

  • Одетта-Одиллия — «Аккош күле» (Лебединое озеро)
  • Зарема — «Бакчасарай фонтаны»

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • 1991 — А. Селезнев исемендәге балет артистлары конкурсы (Алматы) — лауреат.
  • 2005 — РФ атказанган артисты[3][4].

Сылтамалар

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads