Михаил Горбачёв
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Михаил Горбачёв, Михаил Сергей улы Горбачёв (рус. Михаи́л Серге́евич Горбачёв; 2 март 1931[1][2][3][…], Привольное[d], Төньяк Кавказ крае[d], РСФСР, СССР — 30 август 2022[4][5] (91 яшь), Мәскәү, РФ) — ССРБ һәм Россия сәясәтчесе, Тынычлык өчен Нобель премиясе лауреаты, «үзгәртеп кору» («перестройка») сәясәтен башлаучы.
Remove ads
Биографиясе
Мәскәү дәүләт университетын (1955), Ставрополь авыл хуҗалыгы инстиутын (1967) тәмамланган. 1955 елдан комсомол, 1963 елдан — партия эшендә.
1966 елдан башлап КПСС-ның Ставрополь шәһәр комитетының беренче сәркатибе, 1968 елдан Ставрополь шәһәр комитетының икенче, соңрак беренче сәркатибе. 1975 елдан КПСС ҮК сәркатибе, 1985 елдан — Генераль сәркатибе; 1988 елдан ССРБ Югары Шурасы Президиумы рәисе, 1989-1990 елдларда ССРБ Югары Шурасы рәисе.
1992 елның гыйнварыннан Халыкара иҗтмагый-икътисади һәм политологик тикшеренүләр вакыфы («Горбачёв-Фонд») белән җитәкчелек итә.
Remove ads
Бүләкләре
Тынычлык өчен Нобель премиясе лауреаты (1990), Ленин (1971, 1973, 1981), Октябрь инкыйлабы (1978). Хезмәт Кызыл Байрагы (1949), Хөрмәт билгесе (1966), Изге Андерй Первозванный (2011), Хөрмәт (2001) орденнары белән бүләкләнгән.
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads