Орловка чиркәве

From Wikipedia, the free encyclopedia

Орловка чиркәве
Remove ads

Орловка чиркәве, Косма һәм Дамиан чиркәве, рус. Орловская церковь, храм святых бессребреников Космы и ДамианаУфа губернасы Минзәлә өязе Орловка авылында (хәзер Яр Чаллы шәһәре бистәсе) 1859 елда ачылган гыйбадәтханә (чиркәү). Рус православие чиркәвенең (Мәскәү патриархаты) Татарстан митрополиясе Яр Чаллы (2024 елга кадәр Казан) епархиясе Кама аръягы благочиние округына карый (округ үзәге).
Яр Чаллы шәһәрендәге иң борынгы сакланган бина буларак, шәһәр архитектура истәлеге санала.

Кыска фактлар

Чиркәү җитәкчесе — протоиерей Олег (Богданов). Клирда 3 рухани хезмәт итә.

Адресы: 423822 Татарстан, Яр Чаллы шәһәре, Орловка бистәсе.

Remove ads

Тарих

Орловка авылында XVIII гасыр ахырында төзелгән агач чиркәү 1844 елда янып бетә.
1854-1859 елларда Алабуга сәүдәгәре И.И. Стахеев акчасына яңа таш чиркәү корыла.
1939 елда гыйбадәтханә ябыла. Ашлык келәте, яшелчә саклау урыны, агулы химикатлар саклау урыны итеп файдаланыла.
1990-1992 елларда бина Чаллы шәһәре православныйларына кайтарып бирелә.
Чиркәү каршында якшәмбе мәктәбе эшли.

Бина

Архитектор Константин Тон эшләгән үрнәк проект буенча византия стилендә төзелгән уртача зурлыктагы гыйбадәтханә.
Чаллы архитекторы Маркиз Басыйров проекты белән гыйбадәтханәне яңарту эшләре башкарыла, псевдорус стиле бизәкләре кергән эклектика стилендә төзәтеп корыла[1].

Искәрмәләр

Чыганаклар

Әдәбият

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads