Пакистан Ислам Җөмһүрияте
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Пакистан яки Пакьстан язылышы да очрый (урду پاکِستان, Пакиста́н [paːkɪsˈtaːn], – «пакь кешеләр, чисталар җире»), тулы рәсми исем Пакистан Ислам Җөмһүрияте (урду پاکِستان اسلامی جمہوریہ ) – Көньяк Азиядә урнашкан дәүләт.
Remove ads
Географиясе
Пакистан территориясенең төньяк һәм төньяк-көнбатыш өлешләрен таулар һәм калкулыклар били, көнчыгыш һәм көньяк-көнчыгыш өлешен исә Һинд-Гаңг тигезлеге били. Пакистанның көньяк-көнчыгышын Тар чүленең көнбатыш өлеше били. Илнең көнбатыш һәм төньяк өлешләрендә Һиндукуш, Һималай һәм Иран тау тезмәләре урнашкан (иң биек ноктасы — Тирич-Мир тавы, 7690 м). Һиндукуш һәм Һималай тауларында бозлыклар бар. Файдалы казылмалардан нефть, газ, күмер, тимер, сөрмә, барит, күкерт, таш тоз, гипс, магнезит, хромит, марганис, бакыр, кургаш, һ.б.н.
Remove ads
Тарих
БЭК 3-2 меңьеллыкта Пакистан җирендә Харапп цививилизациясе булган.
БЭК 1 меңьеллыкта Пакистан җиренә арий кабиләләре күчеп килә.
Искәндәр Зөлкарнәйн (БЭК 356 — 323) яуларыннан соң Пакистанга эллинизм рухы таратыла. Кушан патшалыгы барлыкка килә. Буддизм тарала башлый.
8 гасырда Пакистан җирендә Ислам дине таралышы башлана.
Урта гасырларда Гәзни һәм Гүрид идарә иткән мөселман илләре барлыкка килә.
Бөек Моголлар Империясе таркалганнан соң 18 гасырда сикх милләтчелеге Синд, Бәлүҗистан, Пәнҗәб төбәкләрендә тарала.
19 гасырда Британия гаскәрләре Пакистанны басып ала.
Мөселман Лигасы (1920 елдан президенты Мөхәммәт Гали Җиннаһ) көрәше нәтиҗәсендә 1947 елда бәйсез Пакистан барлыкка килә.
1947 елда 15 августта — Һиндстан ике дәүләткә бүленә — Пакистан һәм Һинд берлеге.
1965 елда, 1971 елда - Һиндстанга каршы сугышлар.
1977 елда хәрби түнтәрелеш нәтиҗәсендә (оештыручы Мөхәммәт Зыяүлхак) Пакистан АКШ сәясәтен яклый башлый, Әфганстан мөҗәһидләрен яклый.
1988 елда хакимият ватандаш хөкүмәтенә кире кайтарыла.
1990 елларда атом-төш коралы программасы үстерелә.
1999 елда хәрби түнтәрелеш нәтиҗәсендә Пәрвәз Мүшәрәф хакимияткә килә.
1988-1990 һәм 1993-1996 елда беренче тапкыр мөселман илендә хөкүмәт рәисе хатын-кыз Бенәзир Бһутто була.
2007 елда Әл-Кагыйдә оештырылган террористик акт нәтиҗәсендә Бенәзир Бһутто үтерелә.
Remove ads
Икътисад
Тулаем эчке продуктта авыл хуҗалыгы өлеше 25,1%, сәнәгать өлеше 21,3%, хезмәт күрсәтү тармагы өлеше 53,6 процентны тәшкил итә. Төп экспорт партнөрлары — АКШ (13.3%), Кытай (10.9%), БГӘ (8.6%), Әфганстан (8.5%), Алмания (5.1%).[1] Экспортлана торган таварлар — тикстил, дөге, мамык таварлары, спорт таварлары, химикатлар, келәмнәр.
Төп импорт партнөрлары — Кытай (17%), БГӘ (15%), Кувәйт (8.8%), Согуд Гарәпстаны (8.5%), Малайзия (4.8%).[2]
Халык
Иң зур халык — пәнҗабиләр; пуштуннар, синдһиләр, бәлүҗләр дә яши. Пакстанның төньяк өлешендә тау халыклары — кһуварлар һәм күһистаниләр яши. Рәсми телләре — урду һәм инглиз телләре; пушту, бәлүҗ, сараики һәм пәнҗаб телләре дә киң таралган[3]. Миллионлы шәһәрләр (2014[4]) — Карачи, Лаһор, Фәйсалабад, Хәйдәрабад, Рәвалпинди, Мултан, Пишәвәр, Исламабад, Саргодһа, Бәһавалпур, Кветта.
Дин
Әдәбият
- Ганковский Ю. В. Народы Пакистана (основные этапы этнической истории). — М. — 1964
- Густерин П. Тайны семейства Бхутто // Азия и Африка сегодня. 2008, № 5.
- Каменев С. Н. Пакистан. Государственные финансы и экономическое развитие. — М. — 1982
- Плешов О. В. Ислам и политическая культура в Пакистане. М. — 2005
Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads