Пошалым чаналары

From Wikipedia, the free encyclopedia

Пошалым чаналары
Remove ads

Пошалым чаналары («Пошалым чаналары» җыр фестивале) — 2004 елдан башлап Арча районында узучы республика татар җыр фестивале. 2024 елда республикакүләм дәрәҗәсен яулаган бәйге булып санала. Бәйгедә Татарстанның – Арча, Балтач һәм Әтнә районнары катнаша[1].

Thumb
Кыска фактлар Жанрлар, Үткәрү еллары ...
Remove ads

Тарих

Thumb
Урта Пошалым урамында
Thumb
Р. Закиров бүләк чана белән

Рөстәм Закиров: «Пошалымнар Арча районында өчәү – Югары, Урта, Түбән Пошалымнар. Шуңа күрә дә минем берсен генә аерып аласым килмәде, калган икесе үпкәләр кебек тоелды. Өчесенә дә багышлап җыр яздырасым, гомер буе аралашып яшәгән бу өч авылны җырга кертәсем килде. Шулай тырыша торгач, Арча төбәгендә туып-үскән шагыйрә Сания Әхмәтҗанова мин теләгән шигырьне иҗат итте, Илфат Дәүләтшин аңа көй язды, һәм 2004 елда ярыйсы гына җыр туды».[3]

  • Җыр фестивале беренче елны ук ул халыкта зур кызыксыну уята — җырчылар бәйгесендә 40 ка якын кеше катнаша.
  • Илназ Баһавиев (Баһ), Рафил Җәләлиев, Дамир Гасыймов[4], Илнур Мозаффаров (2012 ел лауреаты[5]) кебек җырчылар өчен «Пошалым чаналары» тәүге баскычлардан санала.
Remove ads

Узу тәртибе

  • Конкурста яшь чикләве юк, җырлый белә икән, бишектән төшкәне дә, ак сакаллысы да катнаша, үзен күрсәтә ала. 2012 елда 79, 2014 елда 47 кеше бәйгедә катнаша.[6]
  • Репертуар мәсьәләсендә таләпләр: катнашучы Арчага багышланган җыр, халык җыры, 70-90 нчы елларда иҗат ителгән ретро-җырлар тәкъдим итәргә тиеш.
  • Конкурс 3 көн дәвам итә. Фестивальнең төп өлеше Урта Пошалым авылы мәдәният йортында уза. Беренче көнне иртән һәм көндез һәвәскәрләрне тыңлап, кичке концертка 20 ләп кеше сайлап алына. Кичен шулар арасыннан 12 се сайлана. Икенче көнне алар Арча мәдәният сараенда ярымфиналда чыгыш ясый һәм шунда җиңүчеләр игълан ителә, акчалата бүләкләр тапшырыла. «Пошалым чаналары»ның җиңүчеләре Казанда гала-концертта (2014 елда филармония концертлар залында) катнаша.
Remove ads

Жюри

Жюри әгъзалары ел да алышына. Чыгышларга һәр ел саен танылган, хөрмәтле җырчылар бәя бирә. Элекке елларны Миңгол Галиев, Зөһрә Шәрифуллина, Римма Ибраһимова, Фирзәр Мортазин, 2014 елда конкурсантларны ИлСаф, Резидә Шәрәфиева, Алмаз Хәмзин, Люция Мусина, Сания Әхмәтҗанова, Илфат Дәүләтшин бәяли.

Бүләкләү

  • 2007 елдан бирле бәйрәм өчен чаналарны Урта Пошалымнан Рәдиф Нигъмәтуллин һәм аның кызлары ясый.
  • Урта Пошалымдагы кичке концертка узган конкурсантларга Салават Фәтхетдинов җибәргән истәлекле бүләкләр тапшырыла.
  • Соңгы елларда фестивальнең иганәчеләре пәйда була башлаган.
  • Акчалата бүләкләр: беренче лауреатка 10 мең, икенче лауреатка 7,5 мең, өченче лауреатка 5 мең, 9 дипломантка 2,5 меңәр сум тапшырылган (2014).[7]
Remove ads

Искәрмәләр

Сылтамалар

Моны да карагыз

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads