Суахили (халык)

From Wikipedia, the free encyclopedia

Суахили (халык)
Remove ads

Суахили (үзатамалары васуахили, суахилича Waswahili) — банту халыклары төркеме халкы, нигездә Көнчыгыш Африка ярларында (Танзаниядә, шул исәптән Занзибар утрауларында, Кения, төньяк Мозамбик һәм Сомалида) яшиләр.

Кыска фактлар Суахили, Әсәрләр җыентыгы ...
Thumb
Суахили халкы биләгән территорияләр
Remove ads

Чыгышлары

Суахили - яр буе полосасының һәм Занзибар, Пемба, Мафия утраулары аборигеннары белән монда күченүчеләр, шул исәптән һиндлар, гарәпләр, фарсылар, шулай ук гарәпләр Африканың эчке ягыннан кол итеп алган төрле кабилә вәкилләре кушылганнан чыккан токымы. Алар негроидлар расасына карыйлар.

Суахили атамасы XII гасырдан бирле билгеле. Бу гарәпчә "сахил" сүзеннән килә - яр дигәнне, ягъни "яр буенда яшәүчеләрне" аңлата.

Remove ads

Яшәү территориясе

Көнчыгыш Африкада яшиләр. Яшәү территориясенә, нигездә, Кения, Танзания ярлары, өлешчә Мозамбик, шулай ук якындагы утраулар керә. Соңгы берничә дистә елда меңләгән кеше, нигездә икътисади сәбәпләр аркасында Якын Көнчыгышка, Европага һәм Төньяк Америкага күченгән.

Телләре

Суахили теле (кисуахили) Көнчыгыш Африкада киң таралган.

Хәзерге Суахили латин язуын куллана (XIX гасыр уртасында Европа миссионерлары тарафыннан кертелгән). Элегерәк, X гасырдан алып, гарәп графикасы кулланылган (иске суахили язуы).

Халык саны

Суахили кешеләренең гомуми саны билгеле түгел, чөнки суахили телендә сөйләшкән, ләкин башка халыкларга караган кешеләр еш кына үзләрен суахилилар дип саныйлар.

Дини ышанулары

Суахили халкының күпчелеге сөнни мөселманнар. XV гасырда. халыкның күбесе ислам динен кабул иткәннәр.

Көнкүрешләре

Суахилиларның төп һөнәре - авыл хуҗалыгы. Яр буеның уңдырышлы туфрагы кокос пальмасы, җиләк-җимеш агачлары һәм тәмләткеч җитештерү өчен бик яхшы шартларга ия. Суднолар төзү һәм балык тоту тармагы үсеш алган. Суахили халкының зур өлеше шәһәрләрдә яши, һөнәрчелек, сәүдә һәм сәнәгать предприятияләрендә эшли[1].

Милли кием

Халыкның күпчелек өлеше тегелмәгән мамыктан ясалган "кисәкләрне" өстен күрә. Мондый "кисәкләр"нең берничә төре бар. Иң таралганы "канга" дип атала. Ул - Танзаниядә яшәүче күп санлы суахили кешеләре арасында киемнең яраткан атрибуты, аеруча хатын-кызларда таралган. Шул ук вакытта, суахилилар кызгылт сары, коңгырт һәм яшел тукымаларны өстен күрә. Еш кына ике канга берьюлы киелә. Бер кисәк итәк рәвешендә бәйләнә, икенчесе каплама рәвешендә кулланыла.

Remove ads

Аш-су

Суахили ашлары Африка, Үзәк Азия һәм Һиндстан традицияләре тәэсирендә үсеш алаган. Дөге - рационның нигезе. Кокос сөте белән әзерләнгән дөге помидор соусы, фасоль һәм ит белән хезмәткулланыла. Шулай ук яшелчәләр (окра һәм шпинат), җиләк-җимешләр (манго, кокос, ананас), тәмләткечләр (канәфер, кардамон, әче борыч) кулланыла. Балык шулай ук төп ризык булып тора. Тавык һәм кәҗә ите бәйрәмнәрдә популяр. Сөтле татлы чәй көненә берничә тапкыр эчелә. Суахилиларга, барлык мөселманнар кебек, дуңгыз ите һәм спиртлы эчемлекләр ашау тыела. Кениянең төньягында урнашкан клан әгъзаларына балык ашау да тыелган.

Remove ads

Искәрмәләр

Чыганаклар

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads