Чиңхәй

From Wikipedia, the free encyclopedia

Чиңхәйmap
Remove ads

Чиңхәй ( кыт. гад. 青海, пиньинь: Qīnghǎi, салар. Gökdeñiz/Çiñxey) — Кытай Халык Җөмһүриятенең төньяк-көнбатыш өлешендәге провинция.

Кыска фактлар Чиңхәй, Нигезләнү датасы ...

Башкаласы — Шиниң (Синин) шәһәре.

Remove ads

География

Җир өсте, нигездә, тау һәм тигезлекләрдән гыйбарәт. Сайдам иңкүлеге төньяктан Нәншән һәм Алтынтау, көньяктан Куньлун таулары белән уралган. Көньяграк Тибет таулыгының төньяк-көнчыгыш өлешләре урнашкан.

Климаты киксен континенталь, кыш суык, җәй салкынча. Еллык явым 300–500 мм. Чиңхәй террториясендә Янцзы, Хуаңхе, Мекоң елгаларның югары агымнары урнашканнар. Күлләр күп, иң эресе — Чиңхәй күле (яки Кукунор күле). Нәкъ менә бу кытайча атамасында диңгез иероглифы булган тозлы күл провинциягә исемне биргән.

Remove ads

Тарих

312 елда Чиңхәй күле тирәсендә сяньби-монголлар (монгорлар) тарафыннан Тогон дәүләте нигезләнгән. Ул 663 елда тибетлар тарафыннан басып алганчыга хәтле яшәп килгән. XVI гасырның башында төньяк-көнчыгыш Чиңхәйгә тумат-монголлар бәреп керәләр. 1724 елдан Чиң империясе тарафыннан басып алынган. 1928 елдан — Кытайның Чиңхәй провинциясе.

Халык

2010 ел жаисәбе буенча, провинциядә 5626722 кеше яши, шул исәптә кытайлылар — 2983521 кеше (53,02%), тибетлылар — 1375059 кеше (24,44%), хуэйлар — 834298 кеше (14,83%), ту (монгорлар) — 204412 кеше (3,63%), саларлар — 107089 кеше (1,90%), монголлар — 99815 кеше (1,77%).

Шуның өстенә җанисәп провинциядә 2 татарны теркәлгән.[4]

Административ бүленеш

Подробнее Харита, # ...
Remove ads

Икътисад

Авыл хуҗалыгында көтүлек терлкчелеге. Нигездә, сарык һәм кәҗә асрала. Терлкчелекнеңтөп продукты — йон һәм ит. Игенчелек белән елга үзәннәрендә шөгыльләнәләр. Бөртеклеләр, рапс, бәрәңге һәм бакча культуралары үстерелә. Нефть, тоз, кургашын һәм тутыя мәгъдәннәре чыганаклары табылган. Нефть эшкәртү заводлары, металлургия һәм машина төзү сәнәгате, авыл хуҗалыгы продуктларны эшкәртү эшханәләре бар.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Моны да карагыз

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads