Эльдар Касыймов

From Wikipedia, the free encyclopedia

Эльдар Касыймов
Remove ads

Эльдар Касыймов (әзери. Eldar Qasımov) — Азәрбайҗан җырчысы, Евровидение 2011 бәйгесе җиңүчесе.

Кыска фактлар Төп мәгълүмат, Туу көне ...

Эльдар 1989 елның 4 июнендә Бакыда туа. Музыка мәктәбендә фортепианода уйнарга өйрәнә. Бакыдагы славян университетының халыкара мөнәсәбәтләр бүлеген тәмамлый.

Эльдар Касыймов — танылган совет актрисасы, СССРның халык артисты Мәрзия Даутова (әстерхан татары, Азәрбайҗанга күченеп яши, шунда вафат була) оныгының улы[2], Азәрбайҗан ССР халык артисты Фирәнгиз Шәрифованың оныгы.

2011 елда Евровидение 2011 бәйгесендә Нигәр Җамал белән бергә чыгыш ясый. Ярымфиналда дуэт 206 балл алып, 2 нче урынга ирешә. Финалда исә алар 221 балл туплый алалар һәм бәйге җиңүчесе булып игълан итәләр. Эльдар белән Нигәрнең уңышы нәтиҗәсендә Евровидение 2012 бәйгесе Бакыда үтәчәк.

Remove ads

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads