Eurovision җыр бәйгесе 2012
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Eurovision җыр бәйгесе 2012 — 57 нче Eurovision җыр бәйгесе. 2012 елның маенда Азәрбайҗанда үтте. Үткәрү хокукын илгә Евровидение 2011 бәйгесендә җиңгән Ell һәм Nikki дуэты алып килгән.
Ярымфиналлар 22 һәм 24 май көннәрендә үтәчәк. Финал 26 майда үткәрелгән[1]. Илләрне полуфиналларга бүлү җирәбәсе 2012 елның 25 гыйнварында Бакыда узган. Бәйгедә 42 ил катнаша. Шулай ук 25 гыйнварда бәйгенең визуаль темасы расланган — кызыл бизәкләр. Бәйге логотибы — ут чәчәге. Девиз — «Light your fire» (Үз утыңны кабыз).
Бәйгедә җиңүне «Euphoria» җыры белән Швеция вәкиле Лорин яулады. Ул 372 балл туплады[2].
Remove ads
Үткәрү урыны

2011 елның 16 маенда бәйге өчен махсус бина төзеләчәк дип игълан ителде[3]. Бинаны төзү өстендә алман «Alpine Bau Deutschland AG» ширкәте эшләгән. 20 000 кеше сыйдырышлы бина 2012 елның апрель аена төзелгән. Аны төзүгә Азәрбайҗан хөкүмәте якынча 48 миллион евро бүлеп бирде[4].
Яңа төзелгән бина «Кристал залы» исемен йөртә.
Уен барышы
Финалда 26 ил чыгыш ясый. 5 ил — бәйгене оештыручылар һәм 10шар ил ике ярымфинал нәтиҗәсе буенча. Җирәбә тарту 2012 елның 25 гыйнварында үткәрелгән иде.
Җирәбә тарту


Җирәбә тарту чарасы прошла 2012 елның 25 гыйнварында Бакыда узган. Шул ук вакытта тантаналы рәвештә «Евровидение» җыр бәйгесенең символик ачкычын тапшыру узган. Әлеге тантанада Евровидение 2011 узган шәһәр Дюссельдорфның мэры Дирк Эльсберс символик ачкычны Бакы шәһәре мэры Гаҗибалә Абуталыбовка тапшырган. Шушы вакытта башлап Бакы рәсми рәвештә Евровидение 2012 бәйгесенең хуҗасы булып санала. Чарада шулай ук бәйгенең бизәлеш темасын тәкъдим иткәннәр. Бәйге үткәреләчәк мәйдан да игълан ителгән.
- Символик ачкычны тапшыру тантанасында чыгышлар; «Buta Palace»
- Алим Касыймов
- Халык биюе дәүләт ансамбле
- Айсель Теймурзаде
- Сафура Ализаде
- Руслана
1 нче ярымфинал
Биредә 18 ил чыгыш ясады. Ярымфинал 22 май көнне узды.
Финалга Румыния, Молдавия, Россия, Исландия, Маҗарстан, Дания, Албания, Кипр, Греция һәм Ирландия уздылар. Барлыгы - 10 ил[5].
2 нче ярымфинал
Биредә 18 ил чыгыш ясады. Ярымфинал 24 май көнне узды.
Финалга Литва, Босния һәм Герцеговина, Украина, Сербия, Швеция, Норвегия, Македония, Эстония, Мальта һәм Төркия уздылар. Барлыгы - 10 ил[6].
Финал
Remove ads
Харита

Искәрмәләр
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads