Eurovision җыр бәйгесе 2011
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Eurovision җыр бәйгесе 2011 — 2011 елның 10 маеннан башлап 14 маена кадәр Алманиядә узган 56 нчы Eurovision җыр бәйгесе. Алманиягә җиңүне «Satellite» (Юлдаш) җыры белән Лена Майер-Ландрут китерде.
Ярымфиналлар 2011 елның 10 һәм 12 май көннәрен үткәрелде. Финал 14 май көне узды. Бәйгенең алып баручылары — Анке Энгельке, Юдит Рейкерс һәм Штефан Рааб.
Бу ел бәйгесенең шигаре — «Feel Your Heart Beat!» (Йөрәк тибешеңне сиз!). Бәйге эмблемасы исә — нурлардан тупланган йөрәк. Дизайн 2011 елның 14 гыйнварында ЕВС тарафыннан расланды.
Бәйгедә Азәрбайҗан җиңү яулады. Аның вәкилләре — Ell һәм Nikki — 221 балл җыйды[1].
Remove ads
Үткәрелү шәһәре

Озак бәхәсләрдән соң ЕВС бәйгене үткәрү өчен 4 шәһәр-намзәтне сайлады. 2010 елның 12 октябрендә соңгы нәтиҗә ясалды — NDR телеканалы тәкъдим иткән Дюссельдорф шәһәре бәйгене уздыру хокугына иреште. Берлин, Ганновер һәм Гамбург шәһәрләре бәйгене үткәрүгә ирешә алмадылар.
Дюссельдорфта булган «Esprit Arena» футбол аренасы бәйге өчен махсус үзгәртелде. Футбол стадионыннан 24 000 кешене сыйдырышлы концертлар залы ясалды.
Remove ads
Тарихи фактлар
Моңа кадәр Евровидениене Алмания үзендә инде ике тапкыр үткәргән — 1957[2] һәм 1983[3] елларда. Ләкин беренче тапкыр ул бәйгене берләшкән дәүләт булып кабул итә. Шулай ук, Евровидениене нигезләнгән 5 ил арасында ул 21 гасырда бәйгене үзендә үткәргән беренче ил.
Җыр бәйгесенә Австрия, Маҗарстан, Италия һәм Сан-Марино дәүләтләре кайтты.
Уен барышы

Финалда 25 ил чыгыш ясаячак дип килешенде. 5 ил — бәйгене оештыручылар һәм 10шар ил ике ярымфинал нәтиҗәсе буенча. Шобага 2011 елның 17 гыйнварында салынган иде.
1 нче ярымфинал
Биредә 19 ил чыгыш ясады. Ярымфинал 10 май көнне узды. Финалга үтүчеләргә Бөекбритания һәм Испания тавыш бирде.
Финалга Сербия, Литва, Греция, Азәрбайҗан, Грузия, Швейцария, Маҗарстан, Финляндия һәм Исландия илләре узды[4].
2 нче ярымфинал
Биредә 19 ил чыгыш ясады. Ярымфинал 12 май көнне узды. Финалга үтүчеләргә Алмания, Италия һәм Франция тавыш бирде.
Финалга Эстония, Румыния, Молдова, Ирландия, Босния һәм Һерцеговина, Дания, Австрия, Украина, Словения һәм Швеция үтте[5].
Финал
Remove ads
Харита

Искәрмәләр
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads