Юкамен районы
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Юкамен районы (рус. Юкаменский район, удм. Юкамен ёрос) — Удмуртиянең төньяк-көнбатышында урнашкан муниципаль район. Бу җирләрдә күбрәк арлар, бесермәннәр яши.
Административ үзәге — Юкаменское авылы.
Remove ads
География
Чиктәшлек
Район Красногорское калкулыгында урнашкан; район территориясендә Лекма, Лема, Убыть, һ. б. елгалар ага.
Тарих
Район 1929 елның 15 июлендә элекке Глазов өязенең Юкамен, Ежево һәм Курья волостьларның 17 авыл советлардан барлыкка килгән. 1931 елда, Святогорское районы бетерелә һәм район составына кертелә. 1935 елда район кабаттан Святогорское һәм Юкамен районнарга бүленгән. 1963-1967 елларда Глазов авыл районы составына кергән. 1967 елда район яңадан торгызылган.
Халык
1970[4] | 1979[5] | 1989[6] | 2002[7] | 2010[2] |
---|---|---|---|---|
16 874 | 14 312 | 13 172 | 11 947 | 10 206 |
Милли состав: арлар — 48,2 %, руслар — 16,1 %, татарлар — 19,5 % (2002 җанисәбе буенча). Юкамен районы — Удмуртиядәге иң «татар» районы дип санала.
Татарлар күпләп Починки, Засеково, Палагай авылларында торалар.[8]
Административ бүленеше
Remove ads
Социаль инфраструктура
17 мәктәп, 12 балалар бакчасы, 1 балалар иҗат үзәге, 1 музыкаль мәктәп; 3 хастаханә, 22 фельдшер-акушерлык пункты. Шулай ук 19 мәдәният йорты, 17 китапханә һәм ике музей эшли.[10]
Икътисад
- Авыл хуҗалыгы
- "Юкаменский льнозавод" предприятиесе
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads