From Wikipedia, the free encyclopedia
Магадан өлкәсе (рус. Магаданская область) — Россия Федерациясенең субъекты. Ерак Көнчыгыш федераль бүлгесенә керә.
Россия Федерациясе субъекты | |||||
Магадан өлкәсе Магаданская область | |||||
| |||||
Магадан | |||||
11-нче | |||||
- Барлыгы - Су |
462 464 км² [1] 0,9 % | ||||
Халык саны |
|||||
- Барлыгы - Халык тыгызлыгы |
156 996 (2010) 0,34 кеше/км² | ||||
Тулаем региональ продукт |
75-нче | ||||
- Барлык, агымдагы бәядә - Кеше башына |
58,2 млрд. сум [2] (2010) 255,2 мең сум | ||||
Ерак Көнчыгыш | |||||
Ерак Көнчыгыш | |||||
рус теле | |||||
Губернатор |
Виктор Печёный (в. б.) | ||||
РФ субъекты коды |
49 | ||||
Сәгать поясы |
MSK+7 (UTC+10) | ||||
Административ үзәге — Магадан шәһәре.
Як | Регион |
---|---|
Көньяк | Хабарау крае |
Көнбатыш | Якутия |
Төньяк | Чукотка автономияле округы |
Көнчыгыш | Камчатка крае |
Өлкә Тын океанның Охот диңгезе белән юыла. Округның ¾ өлешен тундра һәм лесотундра били. Өлкәнең зур өлешне Колыма таулыгы били; иң биек таулар — Снежная (2293 м), Абориген (2287 м).
XVIII гасырда, Колымага беренче рус казакларының походларына кадәр бу җирдә күбесенчә якутлар яши торган булалар. XX гасырның башында хәзерге Магадан өлкәсенең территориясе Диңгез буе өлкәсе составына керә. 1921-1922 елларда — Ерак Көнчыгыш Республикасы буфер дәүләте составында була; 1921 елда Камчатка губерния составына кертелә. 1922 елның ноябрендә Ерак Көнчыгыш Республикасы РСФСР составына Ерак Көнчыгыш өлкәсе буларак керә. 1926 елда ул исемен Ерак Көнчыгыш краена алыштыра. 1932 елның октябрендә аның составында Камчатка өлкәсе барлыкка килә.
1931 елда Магадан өлкәсенең элгәре, "Дальстрой" тресты - уникаль һәм өзлексез киңәя торган административ-территориаль берәмлеге үз эшен башлый. 1939-1940 елларда Чукотка милли округы "Дальстрой" юрисдикциясенә күчерелә.
1953 елның 3 декабрьдә Магадан өлкәсе барлыкка килә; 1953-1992 елларда аның составында Чукотка милли (1978 елдан - автономияле) округы булган.
2010 җанисәбе буенча Магадан өлкәсендә 156 956 кеше яши. Шәһәрләрдә халыкның 95,3 % яши (2009) (Мәскәү һәм Питербургтан башка иң урбанизацияләнгән регион).
Милли состав:
Народ | 2002 елда, мең кеше | 2010 елда, мең кеше (%)[3] |
---|---|---|
Руслар | 146,5 (80,2 %) | 127,9 (84,1 %) |
Украиннар | 18,1 (9,9 %) | 9,8 (6,5 %) |
Эвеннар | 2,5 (1,4 %) | 2,6 (1,7 %) |
Татарлар | 2,0 (1,1 %) | 1,4 (0,9 %) |
Белоруслар | 2,2 (1,2 %) | 1,1 (0,8 %) |
Коряклар | 0,88 (0,5 %) | 0,9 (0,6 %) |
Ингушлар | 0,8 (0,45 %) | - |
Алманнар | 0,7 (0,45 %) | - |
Ительменнар | 0,65 (0,35 %) | 0,61 (0,4 %) |
Башка милләтләр | - | 7,5 (4,9 %) |
Милләтне билгеләнмәделәр | - | 4,9 |
Магадан өлкәсенең эре торак пунктлары
№ | Шәһәр | Халык саны | № | Торак пункт | Халык саны | |||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
1 | Магадан | 95 925 | 11 | Стекольный | 2 026 | |||||
2 | Ола | 6 215 | 12 | Уптар | 1 991 | |||||
3 | Сусуман | 5 865 | 13 | Эвенск | 1 973 | |||||
4 | Сокол | 4 687 | 14 | Мяунджа | 1 663 | |||||
5 | Палатка | 4 244 | 15 | Оротукан | 1 531 | |||||
6 | Ягодное | 4 211 | 16 | Дукат | 1 351 | |||||
7 | Омскучан | 4 158 | 17 | Армань | 1 071 | |||||
8 | Усть-Омчуг | 3 915 | 18 | Холодный | 1 062 | |||||
9 | Синегорье | 2 821 | 19 | Омчак | 956 | |||||
10 | Сеймчан | 2 816 | 20 | Дебин | 721 | |||||
2010 елның җанисәбе буенча |
Харитада № | Исеме | ОКАТО коды | Халык саны, мең кеше (2010 елына) |
Мәйдан, тыс. км²[4] |
Халык тыгызлыгы, кеше/км² |
Административ үзәге |
---|---|---|---|---|---|---|
Шәһәр округы | ||||||
I | Магадан | 44 401 000 000 | 102 603 | 1,2 | 88,68 | |
Районнар | ||||||
1 | Ола районы | 44 201 000 000 | 10 495 | 75,8 | 0,14 | Ола |
2 | Омсукчан районы | 44 204 000 000 | 5 532 | 60,4 | 0,09 | Омсукчан |
3 | Төньяк-Эвен районы | 44 207 000 000 | 2 667 | 102,0 | 0,03 | Эвенск |
4 | Среднекан районы | 44 210 000 000 | 3 227 | 91,8 | 0,04 | Сеймчан |
5 | Сусуман районы | 44 213 000 000 | 9 025 | 46,8 | 0,21 | Сусуман |
6 | Теньки районы | 44 216 000 000 | 5 423 | 35,6 | 0,16 | Усть-Омчуг |
7 | Хасын районы | 44 219 000 000 | 8 144 | 19,3 | 0,41 | Палатка |
8 | Ягодное районы | 44 222 000 000 | 9 840 | 29,6 | 0,36 | Ягодное |
Магадан өлкәсендә 2 шәһәр (Магадан, Сусуман) һәм 28 штп. урнаша.
Сәнәгатьнең төп тармаклары: тау-чыгару сәнәгате (алтынны, көмешне, вольфрамны, күмерне, аккургашны чыгару) һәм балык сәнәгате. Өлкә территориясенә Аркагала ГРЭСы, Колыма гидроэлектростанциясе эшли, Усть-Среднекан гидроэлектростанциясе төзелә.
Өлкәнең төп транспорт капкалары - Магадан диңгез порты. Магадан шәһәре янында "Сокол" аэропорты урнаша.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.