From Wikipedia, the free encyclopedia
«Евге́ний Оне́гин» (беренче басмада «Евгеній Онѣгинъ») — рус әдәбиятының күренекле әсәре, А.С. Пушкинның 1823-1831 елларда шигырь белән язылган романы. рус хәятен һәр яклап сурәтләп, шагыйрь рус асыл затларының фаҗигале язмышын ачып бирә.
Евгений Онегин | |
Евгеній Онѣгинъ | |
Жанр: | |
---|---|
Автор: | |
Оригинал теле: |
рус теле |
Язылу датасы: |
1823-1831 |
Нәшер итү датасы: |
1825 |
Әсәр тексты Викитекада |
Евгений образында сурәтләнгән «артык кеше» тибы рус әдәбиятына зур йогынты ясый.
1823 елда Кишенәүдә сөргендә булганда яза башлый. Беренче бүлекләрдә романтизм тәэсире нык сизелә, соңгыларында реализм өскә чыга. Автор әсәрне 9 бүлектән язарга уйлый. Соңыннан 8 бүлек кенә калдыра, язылган берничә бүлекне, кулга алынудан шикләнеп, юкка чыгарырга мәҗбүр була.[1]
Әсәрдәге вакыйгалар 1819-1825 елларда, Александр I заманында бара.
Әсәрнең эчтәлеге гади генә, ул мәхәббәт вакыйгасына нигезләнгән. Романның һәр бүлеге мөстәкыйль санала. Әсәрне укып, XIX гасырның беренче чирегендә рус җәмгыяте турында күп нәрсә белергә була: кешеләр ничек киенгәннәр, нәрсә белән кызыксынганнар, нәрсәне югары бәяләгәннәр. Крепостной хокук заманындагы авылның, алпавытлар Мәскәвенең, башкала Санкт-Петербургның хәятын төгәллек белән сурәтли. Тәнкыйтьче В.Г. Белинский романга югары бәя биреп, аны «халыкчан әсәр, рус хәятының энциклопедиясе» дип атый.
Әсәр баштарак китап булып чыкмый, аерым бүлекләп басыла, кайбер журналлар һәм әлманахлар[4] аннан өзекләр бастыра. 1825 елда I бүлек басыла. 1833 елда гына әсәр 1 томлык китап итеп нәшер ителә.
1837 елда И. Глазунов басмаханәсендә Пушкин үз кулы белән төзәтмәләр керткән соңгы, икенче тулы басмасы дөнья күрә. Шагыйрьнең вафатыннан соң чыккан басмаларда, әсәрнең текстына күп төрле өстәмәләр, төзәтүләр кертелә.
Әсәр яшь рус асыл заты Евгений Онегинның зар-моңы белән башлана. Ул авырып ятучы әтисенең абыйсы белән бәхилләшү өчен башкаладан авылга китәргә мәҗбүр. Беренче бүлек әлеге байгураның нәсел-нәсәбен, гаиләсен, көнкүрешен сурәтләүгә багышлана. Вакыйгаларны автор каһарманның якын дусты дип тәкъдим ителгән зат исеменнән сөйләтә.
Евгений белем һәм тәрбияне үз өендә, чит илдән килеп ялланган укытучылардан ала.
Башкаладагы тормышы мәхәббәт вакыйгаларына, һәртөрле күңел ачуларга бай була. Ләкин бертөрлелек аның күңелен кайтара (әсәрдә:хандра башлана). Мохитне алыштыру өчен, авылга китеп бара, анда вафат булган абыйсыннан калган байлыкны мирас итеп ала. Авылдагы тигез аккан тормыш та аны тиз туйдыра.
Күрше утарда яшәүче, Алманиядә укып кайткан 18 яшьлек Владимир Ленский белән аралары якыная. Ленский Ольга Ларинага гашыйк. Ольга чибәр, алчак, үзеннән 1 яшькә өлкәнрәк булган кыз кардәше, тыйнак Татьянадан кискен аерыла. Ленскйига ияреп, Лариннарның йортына кунакка килгән Онегинга Татьяна гашыйк була. Кыз үзе башлап мәхәббәтен аңлата – Онегинга хат яза. Ләкин Онегин аның чиста мәхәббәтен кире кага, чөнки ул үзен гаилә башлыгы итеп хис итә алмый.
Татьянаның исем туена чакыру алгач, Онегинның барасы килми. Күршеләрдән берәү дә булмый, дип хәйләләп, Ленский аны ризалата. Ләкин барып кергәч, зал тулы кунакларны күреп, Онегинның кәефе китә. Ленскийның ачуын чыгару өчен, юри Ольганы биергә дәшә. Көнче Ленский Онегинны дуэльгә чакыра. Дуэльдә Онегин Ленскийны атып үтерә һәм авылдан китәргә мәҗбүр була.
Татьяна Онегинның йортына бара һәм, кабинетындагы китапларны карап, Онегинның үзе укыган китаплардагы каһарманнарга охшамавына инана.
Татьяна Мәскәүгә «киленнәр ярминкәсе»нә барырга риза була һәм анда, озак уйлап тормыйча, кулын сораган генералга кияүгә чыга.
Онегин белән Татьяна 3 елдан Петербургта очраша. Мәһабәт ханымга әйләнгән Татьянаны Онегин хәтта танымыйча тора. Хәзер инде Онегин гашыйк була, хат та яза, ләкин Татьяна аны һаман да яратуын, ләкин иренә тугъры булачагын әйтә. Әсәр шушы урында өзелә.
Евгений Онегин – җыелма образ, әлеге образда П. Чаадаев, А. Раевский, Чайлд Һарольд, Дон Җуан чалымнарын табарга була. Беренче бүлектә аңа 24 яшь.[6]
Татьяна Ларина – шулай ук җыелма образ.
Ольга Ларина – Татьянаның сеңлесе, популяр романнарда очрый торган чибәр, ләкин җиңел холыклы хатын-кызның гомумиләштерелгән образы.
Владимир Ленский — Пушкинның бергә укыган дусты В. Кюхельбекерга охшаталар.[7]
Татьянаның нянясы – Пушкинның үз нянясы Арина Родионовнадан алып язылган.
Автор – Пушкин үзе. Лирик чигенешләрдә уй-фикерләре белән уртаклаша, укучы белән әңгәмә кора, вакыйгаларга бәя куя, үзен «Онегинның якын дусты» дип атый.[8]
Роман махсус «онегин строфасы» белән язылган.[9] Һәр шундый строфа ямб белән язылган 14 юлдан тора.[10]
Пушкинның замандашларыннан Кондратий Рылеев, Николай Полевой, Дмитрий Веневитинов, Николай Надеждин, Фаддей Булгарин әсәргә бәя куйганнар.
В.Г. Белинский романны ныклап өйрәнеп, аңа югары бәя куя.
Совет чорында Ю. Лотман тикшеренүләре абруйлы санала.
«Евгений Онегин» әсәре күп телләргә тәрҗемә ителгән:
Инглиз теленә – Уолтер Арндт, Владимир Набоков һ.б. тарафыннан[11];
Француз теленә – И.С. Тургенев, Л. Виардо, Җан-Луи Бакес, Җан Ширак һ.б.
Алман теленә – Р.-Д. Кайль Һ.б.
Кытай теленә – Су Фу, Люй Ин, Ван Шисие, Дҗин Лу, Гу Юньпу һ.б.
Әрмән теленә – Гурген Севак һ.б.
Белорус теленә – Аркадий Кулешов;
Украин теленә – М.Рыльский;
Ивритка – Авраам Шлёнский;
Төрек теленә – К. Мизиев һәм Әхмәт Нәҗәт;
Осетин теленә – Нәфи Дҗусойты;
Поляк теленә – Адам Важик, Анджей Сыч һ.б.;
Чех теленә – Милан Дворжак;
Азәрбайҗан теленә – Сәмәд Вургун;
Эстон теленә – Бетти Альвер;
Казакъ теленә – Куандык Шангытбаев;
Испан теленә – Альберто Мусо.
Инкыйлабка кадәр татар теленә дә тәрҗемә ителеп,гарәп шрифтында басылган булган.[12]
Роман Россия, Үзбәкстан, Казакъстан, Украина, Беларус мәктәпләрендә рус әдәбияты буенча программага кертелгән. Башлангыч сыйныфларда өзекләр ятларга бирелә.
Гринбаум О. Н. Роман А. С. Пушкина «Евгений Онегин»: комментарий. СПб.: СПбГУ, ISBN 978-5-288-0530-6
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.