From Wikipedia, the free encyclopedia
Париж тынычлык конференциясе (18 гыйнвар 1919 — 21 гыйнвар 1920) — Беренче бөтендөнья сугышында җиңгән дәүләтләрнең алар тарафыннан җиңелгән дәүләтләр белән килешүләрен хәзерләү һәм имзалау өчен чакырылган халыкара конференция. Тәнәфесләр белән 1919 елның 18 гыйнварыннан 1920 елның 21 гыйнварына кадәр барган. Конференциядә 27 дәүләт һәм Бөекбританянең 5 доминионы катнашканнар. Конференциядә түбәндәге дәүләтләр белән килешүләр хәзерләнгән:
Париж тынычлык конференциясе | |
Рәсми исем | Paris Peace Conference[1] |
---|---|
Архивлары саклана | Музей современной истории (Париж)[d][2] |
Дәүләт | Франция |
Урын | Париж |
Булдыручы | Милләтләр Лигасы |
Вакыт мизгеле | 1919 |
Башлану вакыты | 18 гыйнвар 1919 |
Тәмамла(н)у вакыты | 21 гыйнвар 1920 |
Париж тынычлык конференциясе Викиҗыентыкта |
Конференциягә кушылган башка дәүләтләрнең хәлләре зәгыйфь булу сәбәпле, дөньяның сугыштан соңгы корылышының төп мәсьәләләрен «Бөек өчлек», ягъни Вудро Вильсон, Дэвид Ллойд-Җорҗ һәм Жорж Клемансо хәл иткәннәр. Бөтен Россия күләмендә кануни хакимият статусына дәгъва иткән хөкүмәтләрнең һичберсе дә конференциягә чакырылмаган. Алмания һәм аның элекке беректәшләрен фәкать алар белән солых килешүләре хәзерләнгәннән соң конференциягә чакырганнар. Конференциядә Милләтләр Лигасы уставы да расланган.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.