From Wikipedia, the free encyclopedia
Хуҗа Хәсән — Татарстан Республикасының Кайбыч районындагы авыл. Хуҗа Хәсән авыл җирлеге үзәге.
Хуҗа Хәсән | |
Нигезләнү датасы | 17 |
---|---|
Рәсми исем | Хуҗа Хәсән |
Рәсми тел | татар теле һәм рус теле |
Дәүләт | Россия |
Нәрсәнең башкаласы | Хуҗа Хәсән авылы җирлеге[1] |
Административ-территориаль берәмлек | Хуҗа Хәсән авылы җирлеге |
Сәгать поясы | UTC+03:00 |
Халык саны | 635 (2010) |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 115 метр |
Почта индексы | 422326 |
Җирле телефон коды | 84370 |
һәм
Олы Кайбыч авылыннан 26 км көнбатыштарак, Чуашстан белән чик буенда, Гөбенәнең кушылдыгы Инеш елгасы ярында урнашкан.
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[2]. Уртача еллык һава температурасы 4.3 °C.[3]
1619 елдан билгеле.[4]
18 гасырда авыл халкы чукындырыла. 1710 елда башта авыл ике җирдә була, икесендә дә 2-3 гаилә чукындырылган. Чукынудан качып китүчеләр бүгенге Апас районы Күкшем авылын нигезли, бер өлеше хәзерге Буа районы Бик-Үти авылына күченә.[5]
Чукындырылган татарларның бабалары арасында нугайлар да булырга охшый. Хуҗа Хәсән авылында язып алынган бер риваять буенча, ул авылны Идел буе Болгарына Аксак Тимер һөҗүменнән соң хәзер Чистай төбәге нугайлары (мишәрләре) нигезләгән дип уйланыла, алар Улыби-Ульби нәселеннән була. Шул ук вакытта Казанны саклаучы нугайлар башында Улы би торуы билгеле.[6]
Авылның атамасы да беренче нигезләүче — Хуҗа Хәсән дигән кеше белән бәйле.[7][8]
1989 | 1997 | 2010 | 2011 | 2017 |
---|---|---|---|---|
742 | 725 | 635 | 653 | 647 |
Авылның төп халкын татарлар — 94%, чуашлар — 5% һәм руслар — 1% тәшкил итә (2017).
Авыл халкы XVIII гасырга кадәр ислам динен тоткан, авылда мәчет эшләп торган. XVIII гасырда авыл халкы көчләп чукындырыла, мәчет хәзерге Яшел Үзән районы Айдар авылына күчерелә.[5]
1926 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла,[9][10] 1948 елда – җидееллык, 1962 елда – тулы булмаган урта, 1989 елдан Хуҗа Хәсән урта мәктәбе дип үзгәртелә.[4]
Авылда Тау иле керәшен татарлары музее эшли. Мәдәният йорты, китапханә, спорт мәйданчыгы, фельдшерлык пункты бар.[4]
Халкы күбесенчә кырчылык, терлекчелек белән шөгыльләнә.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.