From Wikipedia, the free encyclopedia
Утыз еллык сугыш - 1618-1648 елларда Изге Рим империясендә һәм Аурупада өстенлек өчен узган сугыш, низагта Аурупаның барлык илләре диярлек катнашалар.
Утыз еллык сугыш | |||
Сугыш хәрәкәтләренең харитасы | |||
Дата |
23 май, 1618 — 24 октябрь, 1648 | ||
---|---|---|---|
Урын | |||
Сәбәп |
Дини бәрелешләр | ||
Нәтиҗә |
Вестфаль солыхы (1648) | ||
Көндәшләр | |||
| |||
Сәргаскәрләр | |||
| |||
Яклар көчләре | |||
| |||
Югалтулар | |||
| |||
Сугыш Изге Рим империясендәге протестанлар һәм католиклар арасында дини бәрелеш аркасында башлана, соңрак низаг Аурупада Габсбурглар нәселенең өстенлегенә каршы көрәшкә әверелә.
Шушы низаг Аурупаның соңгы дини сугышы булган, нәтиҗәдә Вестфаль халыкара мөнәсәбәтләре системасын тудырган.
1618 елның 23 маенда Праһа денефестрациясеннән соң сугыш башлана: Чехия катлаулары Габсбург нәселеннән чыккан Чехия патшасы үткәргән католиклыкны кайтару сәясәтенә каршы баш күтәрә.
Сугыш хәрәкәтләре дүрт дәвергә бүленә:
Сугыш хәрәкәтләре Үзәк Аурупада, күбесенчә Алманиядә узганнар. Бәрелешләр һәм килеп чыккан ачлык, чирләр зур зыян китергәннәр. Көньяк Алмания халкының 60%ы диярлек вафат булган.
Низагны туктатуның ике тырышуы: Лүбек солыхы (1629), Праһа солыхы (1635) нәтиҗәсез калган.
Тик Бөтенаурупа Вестфаль тынычлык конгрессы (1642-1648) 1648 елда Изге Рим империясендә аның таркалганга кадәр (1806) солых тәртибен урнаштырган.
Нәтиҗәдә Кушма вилаятьләр Җөмһүрияте (киләчәк Нидерландлар) һәм Швейцария берлеге бәйсез булганнар һәм империядән чыкканнар.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.