Айдар Сөләйманов

tatar opera cırçısı From Wikipedia, the free encyclopedia

Айдар Сөләйманов
Remove ads

Айдар Сөләйманов, Айдар Данил улы Сөләйманов (1988 елның 15 марты, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Зәй) – җырчы, «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең Гран-при иясе (1999), «Төреквидение» халыкара җыр бәйгесе көмеш призеры (2014), Татарстанның атказанган (2015) һәм халык (2025) артисты, Муса Җәлил исемендәге (2019), «Тантана» (2021), Шаляпин исемендәге (2024) премияләр лауреаты.

Кыска фактлар Төп мәгълүмат, Тулы исеме ...
Remove ads

Тәрҗемәи хәле

Thumb
А. Сөләйманов «Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә

1988 елның 15 мартында Зәй шәһәрендә эшче гаиләсендә туган. Әнисе Ильфира, әтисе Данил, абыйсы Артур. Дүрт яшеннән җырлый. Туган шәһәрендә балалар музыка мәктәбендә, «Мирас» вокаль-хореография ансамблендә (җитәкчесе Әлфия Хамис кызы Вәлиуллина) шөгыльләнә[1]. Зәй татар гимназиясен, И. Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятен (2009), Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең вокал бүлеген (2013, ТР атказанган артисты Гөлнара Рәгъде кызы Мурзиева классы[2]), Мәскәүдә ГИТИСның эстрада факультетын (2013, профессор Михаил Борисов курсы) тәмамлаган[3].

2006 елдан «Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә әйдәп баручы белгеч булып эшли.

Казан консерваториясенең опера студиясендә хезмәт итә.

Remove ads

Иҗаты

Айдар Сөләйманов — синтетик пландагы артист. Аңа музыкаль-театр жанрындагы рольләр яхшы бирелә. Казан консерваториясендә укыган елларында ул опера студиясе куелышында П. И. Чайковскийның «Евгений Онегин» операсында катнаша.

2007 елда Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең «Җиде энҗе» (Радик Сәлимов) этномюзиклында баш рольне башкара. «Алтын казан» рок-операсында (Эльмир Низамов, Ренат Харис) баш рольне, 2014 елда шул ук исемдәге мюзиклда төп рольләрнең берсен уйный[4].

«Үзгәреш җиле – 2016»да «Илче бага», «Үзгәреш җиле – 2018»дә «Алматаның алмасы», «Үзгәреш җиле – 2019»да «Әнисә» татар халык җырларын тәкъдим итә. Опера әсәрләрен төрле телләрдә, барлыгы 15 телдә башкара.

Мәдәният министрлыгы юлламасы белән Нью-Йоркта, Маҗарстан, Чехия, Монголиядә, Колумбиянең Богота шәһәрендә, А. В. Сладковский җитәкчелегендәге Татарстан дәүләт симфоник оркестры белән Харбинда (Кытай) чыгыш ясаган.

«Россия. Культура» телеканалыннан «Романтика романса» тапшыруында концертлары күрсәтелә.

«Төреквидение»

2014 елда төрки дөньяның «Төреквидение» халыкара җыр бәйгесендә «Атлар чаба»[5] композициясен (Эльмир Низамов, Ренат Харис) башкарып, 2нче урынны ала.

Репертуар

Опера партияләре, классик арияләр, романслар, рус, татар һәм башка телләрдә эстрада һәм халык җырлары. Репертуарында дөньяның 25 телендәге җырлар[6].

Фильмография

Театрдагы рольләре

  • 2007 — «Җиде энҗе» этно-мюзиклы (режиссер Р. Бариев) — Рамай
  • 2009 — «Алтын Казан» мюзиклы (рок-опера) (Эльмир Низамов, режиссер Михаил Панджавидзе) — Биктимер
  • 2009 — «Евгений Онегин» операсы (режиссер Э. Трескин, Казан консерваториясе театры) — Трике
  • 2009 — «Мавра» бер актлы операсы (Казан консерваториясе театры) — Мавра
  • 2011 — «Аршин мал алан» (режиссер Михаил Борисов, ГИТИС уку театры) — Әскар
  • 2013 — «Кармен» операсы (режиссер Р. Фәткуллин, Казан консерваториясе театры) — Хозе
  • 2013 — «Идоменей» операсы (режиссер Р. Фәткуллин, Казан консерваториясе театры) — Идоменей
  • 2018 — Беллининың «Сомнамбула» операсы (Mancinelli театры, Oрвиетo, Италия) һ. б.
Remove ads

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Thumb
А. Сөләйманов «Үзгәреш җиле»ндә

Искәрмәләр

Сылтамалар

Моны да карагыз

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads