Александра Коллонтай

Русия революционеры. From Wikipedia, the free encyclopedia

Александра Коллонтай
Remove ads

Александра Михаил кызы Коллонтай (рус. Алекса́ндра Миха́йловна Коллонта́й. туганда фамилиясе – Домонтович. 19 (31) март 1872, Санкт-Петербург9 март 1952, Мәскәү). — Революционер-марксист. 1917-1918 елларда ул большевист Хөкүмәтенең җитешлеге (социаль сәясәт) буенча халык комиссары була. Ул тарихта беренче хатын Хөкүмәт катнашучы булган. 1922 елда Коллонтай Норвегиядәге совет вәкиллегенә дипломатик киңәшче итеп билгеләнә, ә тиздән вәкиллек башлыгы итеп, беренче хатын-кыз дипломат итеп билгеләнә.

Кыска фактлар Александра Коллонтай, Туган телдә исем ...
Remove ads

Башлангыч еллар

Thumb
1888 елда кыяфәт

Санкт-Петербургта бай дворян гаиләсендә туа. Әти-әнисе аны император адьютантына кияүгә бирергә дигән карарына каршы чыга. 1893 елда бай булмаган офицер Владимир Коллонтайга кияүгә чыга.

1898 елда Цюрих университетына (Швейцария) укырга керә. Профессор Геркнер киңәше буенча 1899 елда Англиягә Инглиз эшлекле хәрәкәтен өйрәнергә китә. Англиядә Сидней Вебб һәм Беатриса Вебб белән таныша. 1901 елда Женевада Георгий Плеханов белән таныша.

Remove ads

Инкыйлабы эшчәнлек башлану

1905 елның 9 гыйнварында (канлы якшәмбе) Петербург урамнарында була. 1905 елда Петербургта Владимир Ленин белән таныша. II съездында русия социал-демократик эшчеләр фиркасе большевиклар һәм меньшевиклар партияларга таркалганнан соң, Коллонтай фракцияләрнең берсенә дә катышмады.[3] 1906 елдан алып 1915 елга кадәр меньшевикларга якын була.[4]

1905 елда «Хатын-хезмәтчеләре бер-береңә ярдәм итү җәмгыяте» оештыра. 1908 елда «Финляндия һәм социализм» брошюрасын чыгара, анда фин халкын Россия империясен золымга каршы торырга өнди. Шуннан соң иммиграцияга китергә мәҗбүр була.

Иммиграциядә ул Карл Каутский, Клара Цеткин, Роза Люксембург, Карл Либкнехт һәм башка танылган социалистлар белән танышкан.

Беренче бөтендөнья сугыш башланганнан соң большевикларга (иң нык антимилитаристларга) кушыла.

Remove ads

Инкыйлаб һәм Ватандашлар сугышы

Thumb
Александра Коллонтай һәм аның икенче ире Павел Дыбенко. 1919 ел

Февраль инкыйлабыннан соң Александра Коллонтай Россиягә кайта. Эшче һәм солдат депутатлары советларының беренче бөтенрусия җыенда Үзәктәге Башкарма Комитеты әгъзасы итеп сайланды. Россия социал-демократик эшчеләр фиркасенең ҮК катнашучы итеп сайланды. ҮК катнашучы буларак, Октябрь күтәрелешсе өчен тавыш бирде. Большевик хөкүмәттә җитешлеге (социаль сәясәт) буенча халык комиссары булды.

Инкыйлабы чорда, 45 яшендә, ул 28 яшьлек матрос Павел Дыбенкога кияүгә чыга, үзенең фамилиясен беренче никахтан саклап калдыра.

Россия ватандашлар сугышы вакытында Александра Коллонтай Украинада беренче армиянең сәяси җитәкчелеген җитәкли. 1920 елда Женотделлар Булдырды. Бу оешмалар хатын-кызларны иҗтимагый тормышка җәлеп итү өчен күп эш башкарган.

Профсоюзлар турында бәхәс

1921 елның мартында Александра Коллонтай "эшче оппозиция" фикерен хуплый. Ул, Александр Шляпников белән, бу төркемнең җитәкчеләренең берсе булды. Оппозиция профсоюзларның хакимиятен киңәйтергә кирәк, дип уйлый Коллонтай. Бу фикер күпчелек партия һәм шәхсән Ленин тарафыннан хөкем ителгән иде. Ул шунда фиркасе таркалуның куркынычын күрде. Ленин белән аерма Коллонтайга бик авыр бирелде. Ә партиядә Коллонтайның позицияләре какшады.

Remove ads

Дипломатик хезмәт

1922 елдан дипломат булып эшли. Башта Норвегиядә, аннары Мексикада һәм Швециядә. Дипломатик эш өлешчә сөрген, өлешчә талантлар тану иде — Коллонтай бик күп телләy билдә,[5] аның Европа Социалистик хәрәкәтендә яхшы элемтәләре булган. Иң озаграк (1930-1945 елда) ул Швециядә эшләгән, Совет-фин сугышы вакытында Швециянең позициясен йомшарту ирештә.

Соңгы еллар

Thumb
Коллонтайның Кабере

Кайбер тәнкыйтьчеләр аны Сталинга тугрылыкта һәм элекке идеаллардан качуда гаеплиләр.[6][7] 40-нчы елларда Коллонтайның сәламәтлеге җитди бозыла. Ул ике инсульт кичердә һәм Мәскәүгә (1945 елда) кайтырга мәҗбүр булды. Сугыштан соң мемуарлар язды. 1952 елда ул инфаркттан үлә. Новодвичье зиратында җирләнгән.

Феминизм теорияга өлеш

Коллонтай марксист феминизмының эре теоретигы була. Беренчеләрдән булып ул "икеләтә эксплуатация" факторын билгеләп үтте.[8] 1913 елда Александра Коллонтай «Яңа хатын» дигән мәкаләсен бастыра. Бу мәкалә марксистик феминизмның төп текстларының берсе иде. Тигез хокуклылыкка ирешү өчен, яңа хатын түбәндәге принципларга тоту:

  • Яңа хатын — мөстәкыйль шәхес, аның мәнфәгатьләр өйгә, гаиләгә һәм мәхәббәткә чикләнми.
  • Хатынга ирдән матди тәэмин итү кирәк түгел, ә карата сакчыл һәм ихтирамлы мөнәсәбәт аңын үз шәхескә кирәк.
  • Хисләр өстендә җиңү, үз-үзеңне тоту эшләү.
  • Көнчелектән баш тарту, ир-атның иреген хөрмәт итү.
  • Мәхәббәт тойгысы акылга буйсынырга тиеш.
  • Мәхәббәт мөнәсәбәтләрендә «икеләтә әхлактан» баш тарту. Яңа хатын аның җенсилеген яшерми.

Коллонтай тагын берничә теоретик әсәрне һәм сәнгать әсәрләрен бу сорауларны чишүгә багышлады.

Remove ads

Төп әсәрләре

Сәнгатьле әсәрләре

Remove ads

Истәлек

Сылтамалар

Александра Коллонтайның кайбер мәкаләләре (рус телендә)

Хатын-кыз-эшче хәзерге җәмгыятьтә (Женщина-работница в современном обществе)

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads