Алексеевск районы

From Wikipedia, the free encyclopedia

Алексеевск районыmap
Remove ads

Алексеевск районы (рус. Алексеевский район) – Татарстан Республикасы составындагы административ-территориаль һәм муниципаль берәмлек (муниципаль район). Ул төбәкнең үзәк өлешендә, Кама елгасының сул як ярында урнашкан. Административ үзәге - Алексеевск шәһәр тибындагы поселогы.[2]

Кыска фактлар Алексеевск районы, Нигезләнү датасы ...

Район 1930 елның 10 августында оеша. 1963 елда аны бетерәләр һәм Чистай районы составына тапшыралар, 1964 елның 4 мартында торгызалар.[2]

Remove ads

Географиясе

Thumb
Биләр сазлыгы

Алексеевск районы мәйданы 2074,4 км2, ул Татарстан Республикасының үзәк өлешендә, «Казан-Ырынбург» федераль әһәмияттәге автомобиль магистрале янында урнашкан. Административ үзәге булган Алексеевское шәһәр тибындагы поселогы Куйбышев сусаклагычы ярында, Казаннан көньяк-көнчыгышка таба 108 км ераклыкта урнашкан.[2]

Чистай, Аксубай, Нурлат, Әлки, Спас районнары белән чиктәш, Куйбышев сусаклагычы акваториясе буенча — Лаеш һәм Балык Бистәсе районнары белән чиктәш.[2]

Remove ads

Герб һәм флаг

Төп мәкалә: Алексеевск районы гербы

Алексеевск районының гербы һәм флагы Алексеевск муниципаль районы Советы карары белән 2006 елның 10 маенда раслана. Сурәтне эшләү белән Татарстан Республикасы президенты каршындагы Геральдика советы Россия геральдистлар берлеге белән берлектә шөгыльләнгән. Аның нигезендә Биләр ландмилиция полкының 1747 елгы полк гербы кулланылган.[3]

Герб үзәгендә урта гасырлардан бирле район территориясендә урнашкан Идел буе Болгарының хәрби-сәяси үзәге булган Биләр шәһәре хөрмәтенә пурпур поши сурәтләнгән. Пурпур хакимиятне һәм намуслылыкны, поши — азатлыкны һәм абруйны символлаштыра. Алтын төстәге сынган чыршы хәзерге заман районы җирләре XVII гасырда Кама аръягы сызыгында урнашкан булуын аңлата.[3]

Remove ads

Тарихы

Thumb
Алмас-Хан скульптурасы
Thumb
Археологик табылдыклари
Thumb
Саконы авылында Михаил-Архангельск чиркәвенең фреска калдыклары
Thumb
Феодал йорты макеты, Биләр, 2013 ел.

Район үзәге элеккеге Алексеевск авылы территориясендә урнашкан, аңа XVIII гасыр башында нигез салынган. XIX гасыр азагы — XX гасыр башында авылда йон эрләү производствосы, штукаткрат һәм мич промыселлары үсеш ала.[2]

Алексеевск районы 1930 елның 10 августында оештырыла. 1963елның 1 февралендә район территориясе Чистай районы составына күчеп бетерелә һәм 1964 елның 4 мартында яңадан торгызыла.

1920 елларга чаклы Алексеевск җирләре Лаеш, Спасс, Чистай өязләренә кергән. Шушы елның 27нче маенда Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитеты һәм РСФСР Совнаркомы Автономияле Татарстан Совет Социалистик Республикасы төзү турында дикрет кабул итә. Алексеевск үзәге һәм җирләре 1922 – 1930 елларда ТАССРның Чистай һәм Спасс кантоны территорияләрендә булып торганлыгы тарихи язмаларда күренә.[2] 1930 елның 10 августында Алексеевск районы оештырыла.[2] Ул чорда 27 авыл советы, 60лап авыл җирлеге булганлыгы һәм анда 34 422 кеше яшәгәнлеге билгеле. 1930 – 1964 еллар арасында ТАССР территориясендәге районнар гел үзгәреп тора. 1955нче елда Куйбышев сусаклагычын төзегәч, район җирләренең күп өлеше су астында кала. Су чите бистәгә үк якынлаша. 1964нче елда Алексеевск һәм Биләр районнарын берләштерәләр. Аның территориясе 2080 км2 тәшкил иткән. Шуннан бирле Алексеевск районы территориясе үзгәрешләр кичерми.[4]

2005 елдан 2018 елга кадәр район башлыгы булып Козонков Владимир Константинович тора. Аннан соң бу вазифаны Демидов Сергей Анатольевич ала. Башкарма комитет белән Гайнуллин Олег Александрович җитәкчелек итә.[5][6]

Халкы һәм диннәре

2020 ел мәгълүматлары буенча, районда 24 969 кеше яши. 60% чамасы руслар, татарлар - 30%, чувашлар — 6%, башка халыклар вәкилләре — 4%.[7][8]

1959[9]1970[10]1979[11]1989[12]2002[13]2010[14]
23 68542 61130 61824 30926 20726 236

Районда үз составында барысы 59 авылдан торган 20 җирле үзидарә советы бар. Аларда, 2009 ел халык исәбе нәтиҗәләре буенча, 26 264 кеше яши, шулардан: руслар – 15158 (57,7%), татарлар – 8063 (30,7%), чуашлар – 1717 (6,6%), мордва – 944 (3,6%), калганы башка халыклар. Аларның күбесе район үзәгендә (11 224 кеше) һәм Биләрдә (2179 кеше) тупланган.

Районда мөселман һәм православие диннәре киң таралган.

Шәхесләр

Алексеевск районы – күп кенә атаклы шәхесләрнең туган җире. Бу районнан шагыйрь Салих Баттал, җәлилче Абдулла Баттал, академиклар Александр Бутлеров, Александр Арбузов, шулай ук генераллар, врачлар, сугыш геройлары чыккан.

Remove ads

Муниципаль-территориаль бүленеш

Алексеевск районында бер шәһәр һәм 19 авыл җирлеге составындагы 59 торак пункт бар.[7]

Подробнее №, Авыл һәм шәһәр җирлекләре ...
Remove ads

Икътисады

Thumb
Биләр изге чишмәсе

Алексеевск районы 2020 ел рейтингында тормыш сыйфаты буенча 34 нче урынны алган, 2019 елда төп капиталга инвестицияләр күләме бер кешегә 16 314 сум тәшкил иткән, районда уртача хезмәт хакы 30 586 сум (республика буенча уртача күрсәткеч 37 418 сум).[16][17]

Район икътисадында авыл хуҗалыгы мөһим урын алып тора. Авыл хуҗалыгы җирләренең гомуми мәйданы 126,6 мең га тәшкил итә. Районда язгы бодай, көзге арыш, арпа, борчак, солы үстерелә. Алексеевск районының сөрүлекләре структурасында чәчүлек мәйданнарының 40% тан артыгы бөртекле культураларга, 36% ы — азык, 9% ы — техник культураларга бирелә. Гаилә фермалары актив үсә, 2015 елга кадәр районда 21 ферма төзелгән, алар бер ел эчендә 788 тонна сөт һәм 54 тонна ит җитештергәннәр.[18][19]

Район сәнәгате, нигездә, җиңел җитештерү һәм төзелеш материаллары җитештерүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән. Эре район компанияләреннән «Алексеевское сөт-консерв комбинаты» (2017 елдан Сөт заводы), «Алексеевское нәфис туку фабрикасы», «Алексеевскдорстрой» һәм «Алексеевское керамикасы»н аерып алырга мөмкин. 2014 елда соңгысы 75 млн. сум инвестиция җәлеп иткән — бу акчаларга шәхси кирпеч җитештерү цехын үзгәртеп корганнар, яңа киптерү камералары һәм яндыру мичләре урнаштырганнар.[5][18]

2016 елда тулаем төбәк продукты күләме 8,1 млрд. сум тәшкил иткән. 2017 ел мәгълүматлары буенча, район территориясендә 117 кече бизнес предприятиесе һәм 458 эшмәкәр теркәлгән. Шул ук елда теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе 0,56% тәшкил иткән.[20]

Транспорт

Район территориясе буенча Р-239 «КазанЫрынбурКазакъстан белән чик» автомобиль юлы уза, ул Алексеевск янындагы күпер буенча һәм күпердән көнчыгышка таба Чистай шәһәренә китә. Күпердән көнбатышка 16К-0191 «Алексеевск — Биек Колок» (Самарга таба) автоюлы китә, аннан соң 16к-0196 «Левашево — Тукай» (Болгарга таба) юлы китә. Район үзәгеннән көньякка «Алексеевск — Биләр — Мамык — Норлат» юлы бара. Көньякка таба күпердән «Көнбатыш Ауропа — Көнбатыш Кытай» транспорт коридоры төзелеше дәвам итә.[2]

Remove ads

Экологиясе

Алексеевск районында региональ әһәмияттәге табигый-тыюлык фондының дүрт объекты урнашкан:[2]

  • «Упкын» күле — Хотеевка авылында табигать һәйкәле. Күл 1895 елда карст җимерелү нәтиҗәсендә барлыкка килә: авыл йортлары астындагы бушлыкларны су юа һәм тегеләре 20 метр тирәнлеккә төшә.
  • Кече Чирмешән елгасы, озынлыгы 213 км (шуларның 192 км Татарстан территориясе буенча бара) һәм бассейнның мәйданы 3190 км2.
  • «Биләр» дәүләт аучылык тыюлыгы — 1967 елда республика территориясендә Кама аръягының экологик-географик зонасында аучылык ресурсларын торгызу һәм саклау өчен оештырыла.
  • 587 га мәйданлы «Ивановский сосновый бор» дәүләт табигать тыюлыгы Ивановский бистәсе янында урнашкан. Тыюлыкта 70 төр кош теркәлгән, аларның 16сы Татарстанның Кызыл китабына кертелгән.
Remove ads

Социаль өлкә

Thumb
Зур Тигәнәле туган як музее

Алексеевск районында 57 белем бирү учреждениесе эшли. Мәдәни өлкә китапханәләр, туган як музее, туган якны өйрәнүче Виталий Абрамов исемендәге музей, Салих Баттал исемендәге Олы Тигәнәле музее белән тәкъдим ителә. Районда рус һәм татар телләрендә «Таң» («Заря») газетасы чыга.[5]

1992 елда Биләр шәһәрчеге-X-XIII гасыр Идел — Кама Болгары башкаласы сакланган корылмалар нигезендә төзелгән Биләр тарихи-археологик музей—тыюлыгы районның төп истәлекле урыннарының берсе булып тора. Биләр үзе 800 га мәйданлы һәйкәлләр комплексын үз эченә ала, аңа ныгытылган өлешләр, киң шәһәр яны, некрополия, шәһәр яны утарлары һәм башкалар керә. Анда төрле халыкларның иҗат коллективлары чыгыш ясый.[2][8] Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре министрлыгы тыюлыкта 10 елдан артык ел саен үткәрелә торган «Сәләт» мәктәп форумын уздыра.[21]

Remove ads

Искәрмәләр

Чыганаклар

Әдәбият

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads