Анатолий Шутиков

From Wikipedia, the free encyclopedia

Анатолий Шутиков
Remove ads

Анатолий Шутиков (Анатолий Иван улы Шутиков, рус. Анатолий Иванович Шутиков) — дирижёр, музыка мөгаллиме. Татарстан АССР (1979), РСФСР (1986) атказанган сәнгать эшлеклесе, Россиянең халык артисты (2007), Тукай премиясе лауреаты (2001), Петр фән һәм сәнгать академиясе академигы.

Кыска фактлар Анатолий Шутиков, Туган телдә исем ...
Remove ads

Тәрҗемәи хәле

Thumb
ТР халык уен кораллары оркестры

1946 елның 6 июлендә Калуга өлкәсе Козельск шәһәрендә биш баланың өлкәне булып туган (әтисе – сугыш ветераны, кранчы, әнисе — тимер юл станциясе эшчесе). Туган шәһәрендә музыка мәктәбен (баян классы), Калуга өлкәсе музыка укуханәсен (В.А. Смирнов классы), Казан дәүләт консерваториясенең халык уен кораллары факультетын (1971), шул ук уку йортында «дирижерлык» белгечлеге буенча ассистентура (В.А.Тихонов курсы, 1973) тәмамлаган.

Remove ads

Хезмәт юлы

Иҗаты

1973 елдан Татар дәүләт филармониясе каршында эшләп килгән «Родник» студентлар оркестрын Татарстанның музыка сәнгате өлкәсендә әйдәүче һөнәри коллективка — Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестрына кадәр үстерә[1].
Татар дәүләт филармониясе белән берлектә филармония базасында Бөтенроссия «Халык көйләре» (Народные мелодии) фестивален оештырып килә[2].
Александра Пахмутова[3] , Иосиф Кобзон, Любовь Казарновская, Зураб Соткилава, Анатолий Соловьяненко, Алибәк Днишев, Артур Эйзен, Леонид Сметанников, Людмила Рюмина, Александра Стрельченко, Сергей Захаров, Ренат Ибраһимов, Александр Цыганков, Валерий Ковтун, Надежда Крыгина, Олег Кулько, Нурҗамал Усенбаева һәм башкалар белән бергә чыгыш ясый [4].
Оркестр белән Татарстан һәм Идел буе шәһәрләрендә, Аурупаның күп кенә илләрендә (Алмания, Австрия, Һолландия, Италия, Португалия, Болгария), Көньяк Кореядә гастрольләрдә була[5]

Дирижер буларак репертуары

Рус һәм чит ил классикасының иң популяр әсәрләре, композиторлар В. Городовская, Нәҗип Җиһанов, Резеда Ахиярова, Салих Сәйдәшев, Исаак Дунаевский, В. Гридин, Дмитрий Шостакович, А.Цфасман, Иоһанн Штраус, З. Кротил, В. Лямкин, Е. Бызов, А.Цыганков, А. Алябьев, Л. Ардита, Имре Кальман, Арам Хачатурян, В.Дитель, Л. Андерсон, В. Андреев, рус һәм татар халык көйләре, халык җырлары, оркестр өчен махсус язылган әсәрләр, төрле халыкларның үзенчәлекле рәвештә эшкәртелгән көйләре.

Remove ads

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Искәрмәләр

Чыганаклар

Сылтамалар

Моны да карагыз

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads