Виктор Аршинов
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Виктор Аршинов, Виктор Пётр улы Аршинов (рус. Виктор Петрович Аршинов) – рәссам. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1993). Татарстанның халык рәссамы (2005). Б. Урманче, Тукай (2008) премияләре лауреаты. ССРБ рәссамнар берлеге әгъзасы (1980).
Remove ads
Тәрҗемәи хәле


1945 елның 22 октябренда Бакыда (икенче версия буенча: Гданьск[2]) туган. Әстерханда драма театрында декоратор ярдәмчесе булып эшли. 1905 ел истәлегенә исемендәге Мәскәү өлкә сәнгать укуханәсен (1970) тәмамлаган. 1964-1967 елларда хәрби хезмәттә була. 1970 елдан Казанда яши.
- 1970-1976 Казан сәүдә рекламасы комбинатында рәссам-проектлаучы.
- 1974-1976 ТАССР сәнгать фондында эшли.
- 1976 елдан ТАССР рәссамнар берлеге идарәсе әгъзасы, 17 ел буена идарә сәркатибе, идарәнең графика бүлеген, 15 ел фирка комитетын җитәкли.[3]
- Россия рәссамнар берлеге Татарстан бүлеген җитәкли.[4]
1972 елдан шәһәр, республика, зона, бөтенрусия, бөтенсоюз, халыкара күргәзмәләрдә катнашып килә.
Remove ads
Шәхси күргәзмәләре
Әсәрләре саклана
- Третьяков галереясе
- ТР милли музее
- ТР дәүләт сынлы сәнгать музее
- Удмуртия дәүләт сынлы сәнгать музее
- Каракалпакстан дәүләт сынлы сәнгать музее
- Кораллы көчләр муззе (Мәскәү)
- Бакы картиналар галереясе
- Әстерхан картиналар галереясе
- Лорка шәһәре (Испания) музее
- Сакагами шәһәре (Япония) музее
- Шәхси тупланмалар
Иҗаты
Сынлы сәнгатьтә, театр декорациясе сәнгатендә, станок графикасында, китап-журнал бизәүдә эшләүче үзенчәлекле иҗатчы. 1980 еллардан башлап шигъри әсәрләргә иллюстрация ясау белән дә мавыга. А. Данте, Т. Элиот, Марина Цветаева, Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Белла Әхмәдуллина[6] әсәрләренә график рәсемнәр шәлкеме (1990-2013) ясый.
«Үлемсез җыр»
Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәре» китабына кергән шигырьләренә ясалган график рәсемнәре аеруча игътибарга лаек. Муса Җәлил шигъриятенең экспрессияле, драматик, образлы телен тулы ачу өчен төсләр (кызыл белән кара) һәм тоннар контрастын берләштерү алымын куллана. Әтисе, Җәлил кебек үк, Ленинград фронтында сугышкан һәм әнисе фашист концлагере тоткыны булганлыктан, Җиңү яшьтәше булган рәссамның сугыш темасына алынуы табигый.[7]
Remove ads
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1993).
- Татарстанның халык рәссамы (2005).
- Бакый Урманче премиясе
- Тукай премиясе (2008) — Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил иҗатына багышланган рәсемнәре өчен.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads