Балакау
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Балакау (рус. Балаково) — Россия шәһәре, Балакау районының административ үзәге.
Халык саны — 199 573 кеше буйсындырылган торак пунктлары белән — 200 862 кеше.[5]
Remove ads
География
Балакау Идел елгасының сул ярында, Сарытаудан 161 километр төньяк-көнчыгыштарак урнаша.
Идел буе тимер юлының Балакау станциясе. Елга порты. Шәһәр аша Р226 (Волгоград — Сарытау — Самар) автоюл бара.
Сәгать поясы

Сарытау халыкара стандарт буенча Moscow Time Zone (MSK/MSD) сәгать поясында урнаша. Бу сан, UTC системасы буенча исәпләгәндә, +4:00 гә тигез.
Климат
- Уртача еллык температура — +6,4 °C
- Уртача еллык җил тизлеге — 4,1 м/с
- Уртача еллык һава дымлылыгы — 65,3%
Remove ads
Исемнең килеп чыгышы
Өч версия бар:[6]
Тарих

XVIII гасырның башында Балаков-Юрт казаклар кордоны телгә алына.[6]
Балакау авылы 1762 елда староверлар тарафыннан нигезләнә.
1856 елда Балакауда 2 чиркәү һәм 357 йорт булган.
XIX гасырның ахырында Балакау Самар губернасының халык саны буенча икенче торак пункт булган.[7]; 1911 елда аңа шәһәр статусы бирелә.
1919—1924 елларда — Самар губернасы Балакау өязе үзәге. 1928—1934 елларда Түбән Идел крае, 1934—1936 — Сарытау крае, 1936 елдан — Сарытау өлкәсе составында.
1956—1970 елларда Сарытау ГЭСы төзелә, 1985 елда Балакау АЭСның беренче энергоблокы эксплуатациягә тапшырыла.
Халык
1856[8] | 1897[9] | 1926[8] | 1931[8] | 1939[8] | 1959[10] | 1970[11] | 1979[12] | 1989[13] | 2002[14] | 2010[5] |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
2 715 | 18 926 | ~13 000 | ~19 900 | ~23 000 | 36 428 | 103 495 | 151 560 | 197 391 | 200 470 | 200 470 |
Милли состав (2010): руслар — 91,0%, украиннар — 2,2%, татарлар — 1,7%.
Икътисад
Теплоэлектроцентраль, Сарытау ГЭСы, атом электростанциясе.
Сүс әйберләр заводы, вагоннар төзү заводы, «Балакаурезинотехника» заводы, суднолар ремонтлау заводы, металлургия комбинаты, һ. б.
Мәдәният
Василий Чпапевның музей-йорты; Сарытау Алесандр Радищев исемле сәнгать музее филиалы, Сарытау өлкәне өйрәнү музее филиалы.
Югары уку йортлары
- Юрий Гагарин исемле Сарытау дәүләт техника университетының филиалы
- Сарытау дәүләт иҗтмагый-икътисади университетының филиалы
- Сарытау дәүләт хокук академиясенең филиалы
- Пётр Столыпин исемле Идел буе дәүләткә хезмәт итү академиясенең филиалы
- Заманча һуманитар академиясенең филиалы
Remove ads
Кардәш шәһәрләр
Танылган шәхесләр
- Василий Чапаев, Сергей Захаров — вакытлыча торалар
- Денис Майданов (1975—) — биредә туган
Галерея
- Балакау АЭСы
- Сарытау ГЭСы
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads